Хокук бозуларның күп өлеше шәһәрне даими мониторинглау барышында һәм «Халык инвентаризациясе» проекты ярдәмендә теркәлгән, ул халыкка легаль булмаган объектлар турында мөстәкыйль хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Акция дәвам итә: шәһәрлеләрне законсыз урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектларын табуда булышырга чакыралар, моның өчен «Минем Казан» чат-боты аша объектның фотосын һәм адресын җибәрү дә җитә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде.
«Кайбер намуссыз эшмәкәрләр үз объектларын рөхсәтсез төрле почмакларга урнаштыруны дәвам итә, ярый әле беренче линиягә үк түгел. Без системалы эш белән муниципаль җирләргә аларны куймаска өйрәттек, әмма бүгенге көндә яңа тренд башланды – Казандагы күп фатирлы йортлар территориясен кулланалар. Рөхсәтсез куялар, рөхсәтсез электр энергиясенә тоташалар. Кыскасы, шәһәр икътисадына да, үз эшчәнлекләрен закон нигезендә алып баручы эшмәкәрләр белән намуслы конкуренциягә дә зыян салалар», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Руслан Фазылҗанов сөйләвенчә, ачыкланган 246 объектның 146 сы – муниципаль җирдә, 81 е – күпфатирлы йортлар территориясендә, тагын 19 ы – шәхси участокларда.
«Халык инвентаризациясе» проектын 6 июльдә MAX мессенджерында «Минем Казан» чат-боты аша эшләтеп җибәрделәр. Кулланучылар базары комитеты һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты белгечләре һәр гариза буенча җир кишәрлегенең статусын һәм стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру өчен нигезләрне тикшерәләр. Әгәр объект муниципаль җирдә тиешле шартнамәсез торса, аны сүтәләр. Күп фатирлы йортлар территориясендә урнашкан очракта эшкә идарәче компанияләр һәм район администрацияләре кушыла.
1 сентябрьдән сәүдә эшчәнлеге турындагы федераль канунга үзгәрешләр үз көченә керә. Алар РФ субъектларына стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемаларына шәхси җирләрдә, шул исәптән күпфатирлы йортлар территорияләрендә урнашкан объектларны кертү тәртибен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда тиешле закон проекты эшләнде инде. Кулланучылар базары комитеты аны әзерләү буенча ТР Дәүләт Советы каршындагы эшче төркемдә катнаша. Хәзер закон проекты килештерү стадиясендә.
Яңа нормалар кабул ителгәннән соң шәһәрдә, шул исәптән торак йортларның ишегалларында да, стационар булмаган сәүдә объектына тулы инвентаризация үткәрергә кирәк. Законсыз урнаштырылган объектларны оператив ачыклау өчен процесска шулай ук шәһәр халкын да җәлеп итәргә карар кылдылар.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче коллегаларыбыздан проектны хуплауларын һәм аның турында шәһәр халкына җиткерүләрен сорыйм. Иң актив кешеләрне бүләкләячәкбез», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез