Казанда “Энергопром-2025” халыкара энергетика форумы башланды. Ачылыш тантанасында Россия Энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Электр энергиясенә ихтыяҗ арту, электр энергиясен күбрәк куллана башлау – без якын арада хәл итәргә тиешле төп мәсьәләләрдер, мөгаен”, – диде Сергей Цивилев форум кунакларын сәламләгәндә.
Аның сүзләренә караганда, бу эш әлеге тармакта мәшгуль булучыларның тырышлыгын берләштерүне таләп итә. Сергей Цивилев энергетика буенча мондый форумнар даими үткәреләчәген дә искәртте. Шул ук вакытта, Казан форумы ил күләмендә әйдәп баручыларның берсе булачагын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, энергетикадан башка теләсә нинди икътисадның киләчәге юк. “Әлеге мәйдан галимнәрне, экспертларны, энергетика компанияләре җитәкчеләрен һәм чит илдәге партнерларны уртак сөйләшүләр өчен җыярга мөмкинлек бирде”, – диде ул.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә һәм энергетикларның бу җиңүгә керткән өлеше зур.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез