Татарстан Министрлар кабинетында 13-18 майда башкалада узган “Росия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI халыкара икътисадый форумына йомгак ясадылар.
“8,5 мең катнашучы, шул исәптән, массакүләм мәгълүмат чараларыннан 500 вәкил. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны 25тән 30 процентка кадәр артты. Бу нәрсә турында булса да сөйлиме? Шунысы да бар: нәкъ менә халыкара катнашучылар саны буенча үсеш күзәтелә. Быел имзаланган килешүләр дә, форум көннәрендә Татарстан һәм Россиягә килгән чит илләр министрлары да күбрәк”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.
Аның сүзләренә карагнада, Казанда узган чарада дөньяның 96 иленнән, Россиянең 82 төбәгеннән вәкилләр катнашкан.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, форум кысасында 148 эшлекле сессия узган. Аларда 8 мең эксперт катнашкан. “Иң мөһиме – турыдан-туры элемтәләр калды. Быел барлыгы 130 килешү төзелде. Аларның 75е – халыкара дәрәҗәдә. Кунаклар 1,5 мең тонна чәкчәк һәм 14 мең туңдырма ашаган”, – диде ул.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез