#KazanForum-2025тә дөньяның 95 иленнән 22,5 мең кеше катнашкан

13-18 майда башкалада узган “Росия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI халыкара икътисадый форумында дөньяның 95 иленнән 22,5 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында форум йомгакларына багышланган брифингта әйттеләр.

“KazanForum”да дөньяның 95 иленнән 22,5 мең кеше катнашты. Без 400 мактаулы кунакны кабул иттек. Казанга чит илләрдән 5 премьер-министр урынбасары, 14 министр, 28 илче килде. Чарада Россия Премьер-министрының 3 урынбасары, 3 федераль министр катнашты”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Чит илләрдән килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовны аерым билгеләп үттеләр брифингта.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре