“Форумда катнашучылардан ел саен әлеге чарага карата фикерләрен сорашабыз. Аларга ошап бетмәгән яклар да бар”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмәт Йортында форум нәтиҗәләренә багашлынган брифингта.
“Кунаклар, бигрәк тә чит илләрдән килүчеләр, һәрвакыттагыча безнең кунакчыллыгыбызны югары бәяли. Шәһәрнең чисталыгын, яшеллеген дә мактадылар”, – диде ул.
Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, шикаятьләр дә юк түгел. “Кунакларга ошап бетмәгән яклар да бар. Аерым алганда, форум кысасында узучы чаралар бик күп булуын һәм кайда барырга икән дип аптырауларын әйттеләр. Теркәү системасыннан канәгать булмаучылар аның артык катлаулы булуын белдерде. Әмма бу куркынычсызлык чаралары белән бәйле. Теркәү тәртибен йомшартсак, форумның куркынычсызлыгын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алмаячакбыз. Алдан билгеләнгән кагыйдәләр бар һәм аларны үтәргә кирәк”, – диде Инвестицион агентлык җитәкчесе.
Фарсы култыгы илләреннән килүчеләр Казанда биш йолдызлы кунакханәләр саны һәм рестораннарда гарәп телен белүче официантлар күбрәк булсын иде, дигән теләкләрен дә җиткергән.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез