Әлмәт фермерының Казанга Корбан бәйрәменә дип китерелгән сарыкларында бруцеллез тапмаганнар. Бу хакта “KazanFirst” Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов мәгълүматларына таянып яза.
Белгеч әйтүенчә, 457 сарыкның һәммәсе тикшерелгән, аларда хәтәр авыру ачыкланмаган. Шуңа да карамастан, сарыклар 21 көн буе күзәтү астында тотылачак. Алар башка авырулар һәм суалчаннар буенча тикшереләчәк.
Мөхәммәтҗанов аныклап үткәнчә, сарыклар Татарстанга Самара өлкәсеннән китерелгән. Инде хәбәр ителгәнчә, аларны фермер Камил Касумов саткан. Элек ул сарыклар асраган, хәзер исә бу эшен ташлаган.
“Законсыз” сарыкларны Казанның Мәүлетов урамындагы “Ризван” мәчете ишегалдына алып килгәннәр. Аларга ветеринария таныклыклары булмаган. Полиция эш материалларын “Россельхознадзор”ның Татарстандагы идарәсенә тапшырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез