Бүген 64 яшендә озакка сузылган авырудан соң Казанның 2 нче балалар поликлиникасы баш табибы Роза Әхмәдиева вафат булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Ул Татарстанның атказанган табибы, югары квалификацияле табиб-педиатр иде. Роза Әхмәдиева Казан шәһәр милли спорт көрәше буенча «Татарча кэрэш» федерациясе рәисе урынбасары, КДАТУ профессоры Фаил Әхмәдиев хатыны.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез