Казанның бер балалар бакчасында ике яшьлек кыз вафат булган

Фаҗига узган җомгада, 12 гыйнварда булган. Кыз көндезге йокы сәгате вакытында йоклап киткән һәм уянмаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Агентлыкка Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бала үлеменнән соң хокук саклау органнары шунда ук тикшерү башлаган.

- Баланың үлеме - туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Министрлык исеменнән кайгыларын уртаклашабыз. Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Булган хәлгә хокукый бәяне вәкаләтле органнар бирәчәк, - дип белдергәннәр министрлыкта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре