Ул ботулотоксин белән зарарланган салаттан агулану сәбәпле хастаханәдә дәвалана.
Казанның танылган визажисты Александра Хавронина үзенең социаль челтәрләрендә республика клиник хастаханәсеннән видео яздырып урнаштырган. Ботулотоксин белән зарарланган “Лобио” салаты ашаганнан соң шунда эләккән ул. Кадрлардан күренгәнчә, туташның күзләре шешенгән, йөзе күгәргән.
– Хастаханәдә дәвалануыма өченче көн китте. Әйбәтрәк сөйләшә башладым инде, – дип, видеода “Тридцать третья артиллеристкая бригада” дигән сүзләрне тизәйткеч кебек әйтергә маташа Александра. Әмма сүзләре авырлык белән генә чыга.
Визажист туташ шуннан соңгы видеоларында йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланганнан соң үзендәге алга китешне күрсәтә. Дүртенче һәм бишенче көндә тагын да әйбәтрәк сөйләшә башлаган, битендәге шешенкелек тә юкка чыккан, дип яза kazanfirst.ru.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез