Анда 500 дән артык хәрби хезмәткәр, Хәрби-диңгез көчләренең корабльләре һәм катерлары, гидрографик суднолар, Яр буе сакчылары подразделениеләре һәм Һава һөҗүменнән саклану көчләренең авиациясе катнашты. Күнегүләрнең максаты сугышчан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү һәм гаскәрләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту иде. Ләкин 24 сентябрьдә фаҗига булды.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, начар һава шартларында «Кайсар» катерыннан ярга төшкәндә, 17 хәрби хезмәткәрне көчле дулкын диңгезгә алып кереп киткән. Өчесен коткаруга ирешкәннәр, калганнарының мәетләре эзләү операциясе барышында табылган.
Хәрби өйрәнүләр вакытында берьюлы 14 солдатның һәлак булуы зур яңгыраш бирде. Казахлар социаль челтәрләрдә үз армияләрендәге коточкыч «дедовщина» чәчәк атуын, солдатларның гадәттән тыш авыр шартларда хезмәт итүләрен хәбәр итәләр. Фаҗигагә рәсми рәвештә дә зур игътибар бирелде. Президент Токаев 27 сентябрьдә махсус киңәшмә үткәрде, анда хәрби җитәкчелекнең һөнәри әзерлеге мәсьәләсе күтәрелде. Күнегүләрдә катнашучылар кирәкле җиһазлар, шул исәптән диңгездә коткару жилетлары белән дә тәэмин ителмәгән булган. Токаев манёврлар планын кем эшләгәнен һәм раслаганын, Генераль штабның гамәлләрне ничек координацияләгәнен, шулай ук ни өчен күнегүләрдә Хәрби-диңгез көчләре башкомандующие булмавын ачыкларга кушты. «Үткән фаҗигаләрдән бернинди дә сабак алынмаган», – дип белдерде ул.
Аның дәгъвалары шулай ук өйрәнүләрдә куелган бурычларның хәзерге заман янауларына туры килү-килмәвенә дә кагылды. Димәк, тикшерелергә тиешле мәсьәләләргә конкрет операциянең ничек оештырылуы гына түгел, ә хәрби хезмәткәрләрне үлем куркынычы астына куярга мөмкинлек биргән карарлар кабул итү системасы да керә. «Үткән фаҗигаләрдән бернинди дә сабак алынмаган», – дигән сүзләр ил армиясендә бәхетсез үлем очракларының моңарчы да еш булуын дәлилли. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе белеште: казах армиясендә хәрбиләрнең үлеме, чынлап та, еш очрый. Хәрби прокуратура 2023 елның апрелендә үк 2020 елдан бирле төрле сәбәпләр аркасында 270 хәрби хезмәткәр үлүен хәбәр иткән.
Токаев Оборона ведомствосы җитәкчелеге белән киңәшмәдә «армия узган гасырда катып калган» дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәрби реформа командалык системасын, кадрлар әзерләүне, цифрлаштыруны һәм заманча технологияләрне куллануны үз эченә алырга тиеш. Әлегә министр алышынды, Оборона министрлыгының биш вазыйфаи заты тоткарланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез