Газетага язылу

КДМУның яңа ректоры итеп Айрат Фәррахов сайланды

Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университетының яңа ректоры итеп сайланды. Карар югары уку йортының фәнни-педагогик һәм медицина хезмәткәрләре, башка категория вәкилләре, шулай ук студентлар катнашында узган конференциядә кабул ителде.

Айрат Фәррахов 1 апрельдән бирле ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы булып эшләде. Бу вазифага билгеләнгәннән соң ул, Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, Казан дәүләт медицина университетына кайтуын һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын тапшыруын хәбәр иткән иде.

Сайлауда Айрат Фәррахов өчен 122 делегат тавыш биргән, 21 кеше каршы чыккан. Ул күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, университет үсеше өчен бар көчен куячагын әйткән. Шулай ук көндәшләре — профессор Мөхәммәдьяров һәм проректор Осиповка сайлау алды программалары өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән.

2009–2025 елларда университетны Алексей Созинов җитәкләде. Хәзер ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетын җитәкли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре