Газетага язылу

«КДВ»да: «Кадрларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башларга кирәк»

Сәнәгать предприятиеләренә, мәгариф оешмалары белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри белем бирү системасын төзеп, булачак белгечләрне мәктәптән үк әзерли башларга кирәк.

Бу уңайдан, «Просвещение» компанияләр төркеменең сәнәгатьнең төрле тармакларында кулланылырга мөмкин булган проектлар тәҗрибәсе бар инде. Бу хакта Kazan Digital Week-2026 халыкара форумында «Просвещение» бизнесны үстерү буенча директоры Ольга Антонова әйтте.

Аның сүзләренә караганда, яңа алымнар кирәклеге демографик үзгәрешләр һәм хезмәт базарының трансформациясе белән бәйле. Ясалма фәһемне үстерү һәм автоматлаштыру белгечләргә карата яңа таләпләр куя. Һөнәри белемнән тыш, эш бирүчеләр тәнкыйди фикерләүне, командада эшли белүне һәм яңа компетенцияләрне үзләштерүне торган саен күбрәк бәялиләр. Шуңа күрә мондый күнекмәләргә мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтергә кирәк.

«Россия Хезмәт министрлыгы фаразларына караганда, 2030 елга 30-39 яшьлек россиялеләр саны 8 миллион кешегә диярлек кимеячәк, шул ук вакытта 15-24 яшьлек кешеләр саны 3 миллионга гына артачак. Квалификацияле кадрлар өчен көндәшлек көчәячәк. Шуңа күрә предприятиеләргә алдан ук кадрлар резервын формалаштырырга, яшьләргә кирәкле әзерлек юнәлешләрен сайларга һәм кирәкле белем алырга ярдәм итәргә кирәк», – диде Ольга Антонова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре