Кеше китә – моңы кала

Ул – дүрт еллык музыка көллиятен бер елда тәмамлаган кеше. 29 яшендә Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган. 59 ел дәвамында Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгән. Сүзнең Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров турында икәнлеге укучыларыбызга мәгълүмдер. Быел Илһам агага, исән булса, 90 яшь тулыр иде.

15 февраль көнне бөек җырчының туган көненә багышланган зур концерт оештырылды. Филармония җитәкчесе Кадыйм Нуруллин әйтүенчә, 2002 елдан бирле уздырыла торган чараларда 2017 елга кадәр Илһам абый үзе дә катнашкан. «Быел филармония өчен Илһам Шакиров елы», – дип ассызыклый Кадыйм Нуруллин.

Чарага килгән кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та бар иде. Ул республика җитәкчелеге исеменнән сәламнәр юллап, Илһам абыйны матур сүзләр белән искә алды.

– Халкыбызның бернинди үлчәүгә салып, бәһасын белеп булмый торган рухи кыйммәте бар. Ул – моң! Аны русчага тәрҗемә итеп булмаса да, ике сүз белән аңлатып була. Моң – безнең Илһамыбыз ул,  ә Илһамыбыз – җыр сәнгатенең Тукае. Бөек җырчыбыз, күңелендә моң булган кеше яши, ул явызлык эшләмәс, дип әйткән. Илһам абый, Әлфия апа, Хәйдәрләр – халкыбызның горурлыгы булган шәхесләр. Без талантларыбызны исән чакта кадерләргә тиеш. Үлгәч, үкенечләр калмасын өчен. Илһам Шакировны соңгы юлга озатканда «Мәңгелеккә китеп барам» дигән җыр яңгырады. Шул вакытта бик күп милләттәшләребез, бу кешегә исән чакта хөрмәт җитмәде, дигән фикер җиткерде. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белергә кирәк.  Без моңны саклап, татарның кем икәнен күрсәтеп, бөек халык булып яшәргә тиеш.

Илһам Шакировны искә алу концертында республиканың иң моңлы, иң көчле тавышлы җырчылары чыгыш ясады. Бәйрәм Илһам абый турындагы истәлекләр белән үрелеп барды. Тормыш юлында авырлык-газаплар белән кечкенәдән үк очрашуы аеруча тетрәндерде. Әтиләренә «халык дошманы» исемен таккач, аларның гаиләләренә тормыш итүе җиңел булмаган. Бервакыт күрше авылга тегермәнгә он тарттырырга баргач, кечкенә Илһам җиргә утыра да моңлана башлый. Матур җырлавын ишеткән кешеләр, кем малае ул, дип кызыксына башлыйлар. Арада берсе, Имаметдиннеке диюгә, тегермән тартучы ир-ат үзгәреп куя. Илһамның капчыгындагы онны кире бушаттырырга тырыша. «Абый, без нәрсә ашыйк соң?» – дигән сорау гына тегермәнченең күңелен бераз эретә. Әмма бу кеше Илһам Шакировның күңеленә гомерлеккә кереп кала. Еллар узгач, җырчының Чаллыдагы концерты вакытында сәхнә артына бер ир керә. Кул биреп күрешә дә, мине таныйсыңмы, мин бит тегермәнче идем, ди. Илһам абый берни дәшми, борыла да китә. Тормышта андый кешеләр күп очрый аңа. Әмма ул бернигә дә карамыйча, алдына куйган максатына бара.

Тагын бер истәлек. Илһам Шакиров Казанга укырга керергә дип теплоходка юл тота. Инде кузгалабыз дигәндә, бөтен документлары, акчасы белән Илһамның чемоданын урлыйлар. Әмма ул кире борылмый, Казанга китә. Музыка училищесын эзләп таба. Анда инде документ алмыйлар, укырга кергәннәр исемлеге дә чыккан була. Илһам Ильяс Әүһәдиевкә кереп, мине укырга алыгыз, дип үтенә. Җырлап күрсәтүе була – аны шундук кабул итәләр.

Илһам абый – кайчандыр үзе дә күп кешеләргә җыр дөньясына юл ачкан кеше. Башкортстаннан килгән Илшат Сибагатуллин аңа рәхмәтле икәнен әйтә:

– «Татар җыры» бәйгесендә халык җырларын башкарып җиңү яулый идем. Бервакыт Илһам абый яныма килде дә, әйдә консерваториягә укырга кер, бик моңлы җырлыйсың, диде. Тик мин шәһәргә чыгып китә алмадым. Авыл тормышын ташлап булмады. Әти белән әни дә иртә вафат булдылар. Нефть тармагын сайладым, – ди ул.

Концертта Илһам Шакиров исемендәге III республика премиясе лауреатларын да игълан иттеләр: «Хатын-кызлар вокалы» номинациясендә – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, «Ир-атлар вокалы» номинациясендә – Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов, «Халыкчан башкару» номинациясендә лауреат исеменә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Илшат Сибагатуллин лаек булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре