"Кеше сүзенә карап, ишәксез калдык"...

Ә сез кеше сүзеннән куркасызмы? Бу сорауга күпләр: " Әйе",- дип җавап бирер иде, мөгаен. Безне бит:"Кеше көлдерә күрмә, кеше күрсә, ни әйтер?!"- дип үстерделәр.

Дин галиме Локман Хәким исә улына нәсыйхәтләрдә шушы теманы күтәрә һәм безгә кеше сүзенә карауның нәрсәгә китерәчәген ачык күрсәтә. Түбәндәге хикәятне укып карагыз әле.

Локман Хәкимнең улы әтисенә: "Әтием, син акыл иясе кеше бит инде, әмма кешеләр синең турыда теләсә нәрсә сөйлиләр. Сәбәбе нидә соң?"- дип сорый. Әтисе аңа: "Улым, кеше фикерен ишетәсең килсә, әйдә, юлга чыгабыз",- ди.

Китәләр болар. Локман Хәким ишәккә утырган, улы җәяү бара икән. Кешеләр: "Нинди мәгънәсез карт, үзе утырган, малае җәяү бара",- диләр икән. Ишеттеңме, әйдә, хәзер син утыр, - дигән әтисе. - Мин җәяүләп барыйм".

Боларны күргән кешеләр: "Нинди әдәпсез малай, әтисе җәяүләп бара, улы утырган",- дип гаепли. Шуннан болар икәүләп ишәккә утырганнар. Кешеләр исә: "Нинди мәрхәмәтсез кешеләр, бер ишәккә икәү утырганнар",- дип, ишәкне жәлләгәннәр. Болар төшеп, ишәк яныннан бара башлаганнар. Кешеләр: "Кара инде бу җүләрләрне, ишәкләре бар, җәяүләп баралар",- дип көлгәннәр.

Шуннан соң Локман Хәким, тагын нәрсә әйтерләр икән дип, ишәкне җилкәсенә күтәрә. Ишәк куркып сикерә һәм текә ярдан егылып төшеп үлә. Локман Хәким улына карап: "Кеше сүзенә карамыйча, үзебезчә эшләсәк, максатка ирешкән булыр идек. Кеше сүзенә карап, ишәксез калдык",- дигән.
Нәтиҗәне үзең яса, укучым...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре