Кешелекнең уйлап тапкан, гамәлгә ашырган мәшһүр казанышлары җитәрлек. Китап һәм китаплар бергә җыйналган урын – китапханәләр шундыйлардан. Китапханә – китаплар гына түгел, газета-журналлар, аудиоязмалар сакланган, укучыга бушлай тәкъдим ителгән, кеше затына гасырлар буе аң-белем, хәтер, мәгълүмат биреп килгән структура. Структура гына түгел, китапханә – борынгыдан килгән мәдәни һәм социаль институт ул. Бүген, 27 май – Халыкара китапханәләр көне.
Хәзер еш ишетелмәсә дә, «китап – белем чишмәсе» дигән гыйбарә бар бит әле. Бәс шулай икән, дистәләрчә, йөзләрчә мең китап сакланган, ягъни бар булган чишмәләр бергә кушылган урын – китапханәне «белем диңгезе» дип атау да урынлыдыр. Аналогияне дәвам иткәндә, китап, китапханә белән дус булганнар шул диңгездә йөзүчеләр булып чыга. Һәм шунда ук, хәзерге көн турында сүз барганда, ул дәрьяга чумганнар, колач салып йөзгәннәр күпме, «массовый заплыв»лар еш күзәтеләме ише сораулар да тумый калмый.
Шәһәребезнең Үзәк китапханәсенә, артык еш булмаса да, баргалыйм. Чөнки шәхси китапханәм чагыштырмача зур булса да, инде кат-кат укылган. Китапларны алыштыргач та, тиз генә кайтып китмичә, газета-журналлар караштырып утырам. Күңелгә хуш килмәгән күренеш – сәгать, сәгать ярым утырган дәвердә кулына укылган китапларын тотып ишектән кергән кеше йә бөтенләй булмый, йә адашып дигәндәй, бердәнбер укучы килеп керә. Бу бигрәк тә китапханәнең татар бүлегенә кагыла. Картотекага караганда, укучылар бөтенләй юк та түгел кебек. Тик актив укучылар гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз. Килгән сирәкләр дә гадәттә бер үк кешеләр, әлеге дә баягы шул пенсионерлар. Сирәк кенә мәктәп балалары кирәкле китап яисә мәгълүмат эзләп килеп чыгарга мөмкин. Хәл аңлашыла да кебек. Көндәлек сәйраннарда урамда татарча сөйләшеп барган, татарча гәп корган кешеләр атнага бер дә очрамаган шәһәрдә, интернет, гаджетлар заманында, татарча китап укучыны, бигрәк тә яшьләрне табып кара син...
«Интернетта барысы да бар». Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә шулайрак сөйләнә хәзер. Ягъни китапханәгә йөрүдә хаҗәт юк. Әйе, интернетта күп нәрсә бар. Фейклар да җитәрлек. Кыска мәгълүмат эзләгәндә, «клип зиһене»н үстерәм дигәндә, белешмә кирәк булганда, ялт кына карап алырга интернет кулайдыр да. Ләкин смартфонның уч төбе чаклы экранына карап, классикларның мәшһүр романнарын укуны мин ничектер күз алдына китерә алмыйм. Аларны ул рәвешле укып та булмый. Тик килешегез: дөнья, рус, үзебезнең милли классиканы укымаган кеше – ул ярты гына кеше. Яңарак кына яздым: интернет, гәрчә ул мәгълүмат белән тулы булса да, белем чыганагы була алмады. Смартфон да аралашу, күңел ачу инструменты гына булып кала. Нигезле, төпле гыйлем, дөньяны, кешене аңлыйм дигәндә, миңа калса, барыбер китапка мөрәҗәгать итми булмый.
Әмма, ни кызганыч, вазгыять шундый: матур әдәбият, классикларның хезмәтләре, гомуми гыйлем, укымышлылык, эрудиция – күпчелек халык өчен бүген бишенче йә булмаса унынчы урында. Кеше затлары алга-артка карамыйча, бер-берсе белән ярышып дөнья куа, акча артыннан чаба. Яшәешнең асылын, үзен аңларга тырышырга аның вакыты юк. Бер акыл иясе әйтмешли, кешеләр дөньяга мәңгелеккә килгән кебек чабышып, узышып, ялтырарга тырышып яшиләр дә бер көнне гел дә яшәмәгән кебек китеп тә баралар. Заман, капитализм дигән иҗтимагый строй аларны шуңа программалаштырган, зомби рәвешенә керткән. Программадан тайпылырга, китап аша, фикер ияләренең мәгънәле хезмәтләре аша яшәеш кыйммәтләрен аңларга теләге дә, хәтта көче дә юк бүгенге кешенең.
Китапханә ишегенең кайсы якка ачылганын белмәгән, гомерендә бер тапкыр да аның бусагасын атлап кермәгән кешеләр бик күп. Акчага омтылыш һәркемдә дә булганда, укуга, гыйлемгә омтылыш бар җәмгыятьләрдә дә – сирәкләр сыйфаты шул. Армиядә чакта, малае мәктәптә даими «икеле» алган бер капитанның әйткәннәре истә калган: «Ярар, хәреф танырга барыбер өйрәнәчәк, акча саный беләчәк, калганы кирәк тә түгел». Әйе, теләсә кайсы сыйныфта гадәттә отличниклар 10–15 проценттан артмый. «Икеле» капчыклары да шул тирә була. Калган бала-чага – урталыкта. Җәмгыятьтәге тәрбиягә, шартларга карап, алардан белемнән, укудан чирканганнар да, аңа күпмедер мөкиббәннәр дә формалашырга мөмкин. Бүгенге җәмгыять, алда язганыбызча, күбрәк беренчеләрне тәрбияли кебек. Гәрчә югары белем алучылар күбәйсә дә.
Югары белемнең дә ни дәрәҗәдә «югары» булуын беләбез. Соңгы 30 ел эчендә югары мәктәп зур девальвация кичерде. Яшьләрнең олы өлеше белем өчен түгел, диплом өчен укый, дипломдагы белгечлек буенча эшләми. Тиешле белем алган, эшләгән очракта да тар белгечлек төрле интеллект, эрудициядән ерак. Ә бит «кеше» дигән билгеләмәгә лаек булыр өчен адәми зат бүтән өлкәләрдәге белемнәрне дә билгеле бер дәрәҗәдә үзләштерергә тиештер. Гаджетлар заманы безне антик чордан калган «икмәк һәм тамаша»га, дөресрәге, «акча һәм тамаша»га кайтарды. Бүген һәр бәндә рентабельле кечкенә предприятие булырга, кергән табышны төрле рәхәтлек, уңайлыкларга, күңел ачуга тотарга, тирәнгә төшеп уйланмыйча гына яшәргә тырыша. Аңа актив гражданлык позициясе дә, иҗтимагый фикер, вакыйгалардагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре дә ят. Заманның, вазгыятьнең хилафлы якларын, глобаль куркынычларны күреп, чаң кагучылар да юк...
Тик шулай да бүгенге акылсыз дөнья – куллануга, рәхәткә, уй-фикерсезлеккә корылган, көн туса, акча санаган җиһан кайчан да булса акылына килер дә китап, гыйлем гыйбадәтханәләре – китапханәләр җәмгыятьтә яңадан лаеклы урын алыр дип ышаныйк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез