Казанда яшәүче Әхмәт Ганиев бер елдан артык инде Зәңгәр күлгә су коенырга йөри. Кайчандыр «морж»га әйләнәсен күз алдына да китермәгән. Хәзер инде коенырга бару гадәткә әйләнгән. Елга 80 тапкыр суга чума ул.
– Утыз елга якын Мәскәүдә яшәдем. Соңгы елларда туган җиремә әйләнеп кайттым. Бервакыт күршем иртүк каяндыр кайтып килә. Баксаң, елга буеннан кайтышы икән. «Әйдә, коенып карыйсыңмы?» – дип, миңа да тәкъдим итте. Ярар, дидем. Ни өчен ризалаштыммы? Бер оешмада җитәкче булып эшлим. Эш, гаилә, сәяхәтләр... Бертөрлелек туйдырып җибәргән, күрәсең. Тормышка ниндидер яңалык кертәсем, үземне сынап карыйсым килде, – ди 58 яшьлек Әхмәт Ганиев. – Яз көне иде бу. Беренче баруда куркытты, әлбәттә. Әмма бик ошады. Моңарчы белмәгән хисләр кичердем. Аннан кышны сагынып көтә башладым. Суыкта коенып карагач, ялгышмаганлыгымны аңладым. Зәңгәр күлгә коенырга баргач, шәп дуслар таптым. Барыбыз да сәламәт тормыш алып барабыз. Эчмибез, тартмыйбыз. Мунчаларга бергә йөрибез. Ярышларда да катнашабыз.
Суда унар минут йөзүчеләр дә бар икән. Әхмәт абыйга бер минут та җитә. «Сәламәтлекне сакларга кирәк. Коенып чыккач, кемдер кайнар чәй эчә. Мин үзем белән җылы халат кына алам. Иң төп кагыйдә – организмыңны тыңлау. Куркасың икән, салкын суга кереп торма. Мин булдырам, дип кенә коенып булмый. Рухи яктан әзер булу кирәк», – ди ул.
Динар Мингалиев та, Зәңгәр күлгә барырга дип, һәр шимбәне көтеп ала. Дус-ишләре белән 1 гыйнварда иртүк елга буенда күрешүне дә гадәткә керткәннәр. Бу инде – бәйрәмнән соң бар да тәртиптә дигән сүз. Егетләр иганәчелек проектларында да катнаша икән. Суыкны яратучы егетләр әнә шулай «җылы эш»ләргә өлешен кертә.
– Билгеле, елгага әзерлексез кермибез. Башта ваннада салкын су белән коенып, тәнне ияләштерәсең. Сәламәтлегеңә карата шигең бар икән, табиблардан киңәш соравың хәерлерәк, – ди Динар.
Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Айнур Хәбибрахманов салкын су белән җиде ел элек дуслашкан. Файдасы бар, ди. Тимер юлда эшләүче егет, юка киенсә дә, туңмый хәзер.
– Барысы да дусларга ияреп барудан башланды. Шәмәрдәндә җиһазландырылган махсус урын бар. Менә шул бәкегә чумарга атна саен йөрибез. Командабыз да ишәя бара. Салкын тидерүемнән куркып, әни башта каршы килгән иде. Аннан ул да килеште. Суык тидереп авырмый башладым. Үзең генә бармаска һәм ялгыш таеп китмәскә генә кирәк. Дуслар белән булганда, берни дә куркытмый, – ди Айнур.
Кышын су керергә теләп тә, батырчылык итмәүчеләр бар. Әмма алар да билгеле бер тәртип буенча яшәргә өйрәнгән.
– Мунча кергәндә чабынгач, берничә мәртәбә чыгып, кар белән уынып керәм. Унбиш елдан артык шулай эшлим инде. Кайбер елны кар бик салкын була. Тән сизә. Беренче кар яуганны көтеп алам. Кышын су коенып карыйсы килә. Әмма авыл җирендә кешене аптыратып йөрмәвең яхшырак, – ди Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов.
Белгеч киңәше
Суфия Шәрәфиева, Казандагы 20 нче сырхауханә табибы:
– Белер-белмәс батыраеп, салкын суга керергә ярамый. Әти-әниләр үзләре генә коенып калмый, хәтта елга буена кечкенә сабыйларын да ияртә. 7 яшькә кадәрге балалар белән тәҗрибәләр үткәрергә кирәкми. Куркасың яки шигең бар икән, суга бөтенләй кереп торма. Башта әкренләп өйдә салкын су белән юынып яки гәүдәне юеш сөлге белән ышкып гадәтләнергә кирәк. Организмыңның әзер булуын белгәч кенә коена башларга мөмкин. Үзем дә салкын су белән коенырга яратам.
Салкын суда коеныр өчен кан тамырлары яхшы, йөрәк нык булырга тиеш. Чыныкмаган килеш бәкегә чуму йөрәк өянәге куркынычын тудыра. Кан басымы югары, бөерләре авырткан, йөрәге белән проблемалары булганнар өчен бу аеруча куркыныч. Башта табиб белән киңәшләшегез. Коенырга барганда, үзеңне яхшы хис итү кирәк. Авырыйсың икән, өйдә утыр. Башыгызга җылы кием киегез. Сулыш алу күнегүләрен дә белү кирәк.
Суга әкрен генә атлап керегез. Баш белән чумарга ярамый. Бәкегә баскычтан суга арт белән төшегез. Кемдер озак торса, кемгәдер минут та җитә. Организмыгызны тыңлагыз. Аңа зыян китерерлек булмасын. Коенып чыккач, кайнар чәй эчмәгез. Җылымса су яки чәй эчү яхшы булыр. Тәнегезне җылыда тотыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез