Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак

Кол Шәриф мәчете 8 июльнең 16:00 сәгатеннән 9 июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 9 июльдә, Корбан бәйрәме көнендә, Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы узачак. Ул 3:10 сәгатьтә башлана.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрдән маршрутны планлаштырганда мәчеткә кертүне чикләүне исәпкә алуны сорыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре