Күп калмады: 1 июльдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак. Ел саен кабатланса да, гел кәефне кыра бу яңалык. Татарстанда ут, суга бәяләр уртача 17,5 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Кемнәргә күбрәк түләргә туры киләчәк? Акчаны ничек янга калдырырга? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Аһ-зарлы ай
Рәхәт тормыш өчен тагын да күбрәк түләргә туры киләчәк: 2025 елның 1 июленнән республикада коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артачак. Ут, суга бәяләр гадәттә елга бер тапкыр җәй көне ил күләмендә кыйммәтләнә. Искәрмәләр дә бар. Хәтерләсәгез, 2022 елда тарифларны елга ике тапкыр – июль һәм декабрь айларында арттырдылар. Аның каравы 2023 елда кагылмадылар. 2024 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 10,8 процентка кыйммәтләнде.
2025 ел бәяләренә әйләнеп кайтыйк. Билгеле булганча, уртача тариф аерым муниципаль берәмлекләр буенча аерыла ала. Моның өчен рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» күрсәткече гамәлдә. Ул 4,8 процентны тәшкил итә. Шул рәвешле, 1 июльдән республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар барыннан да күбрәк – 22,3 процентка кадәр артачак. Исемлеккә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистә һәм 7 авыл эләккән. Шул исәптән, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк.
Мисал өчен, башкалада җәй көне электр энергиясе – 19, салкын су – 17,5, су белән тәэмин итү һәм юынтык суны чыгару – 17,5, җылылык – 22,3, чүп чыгару – 8,9, кайнар су бәясе 21,6 процентка үсәр, дип фаразлана.
Коммуналь хезмәтләргә артачак тарифлар (уртача күрсәткеч, процентларда):
| Чуашстан | 10,4 | 
| Башкортстан | 14,6 | 
| Санкт-Петербург | 14,6 | 
| Мәскәү | 15 | 
| Пермь крае | 21,1 | 
Урыны билгеле
Тарифлар артуга багышланган очрашуда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бәяләр кыйммәтләнүгә китергән сәбәпләрне атады. Шул исәптән тармакта кадрлар кытлыгын да ассызыклады ул.
– Бу – яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел, билгеле. Аны 2022 елдан бирле төрлечә хәл итәргә тырышабыз. Шул исәптән хезмәт хакларын күтәрү бәрабәренә дә. Безнең алда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурыч: предприятиеләрдәге айлык акчаны райондагы уртача күрсәткечкә кадәр җиткерү тора. Әлегә моңа ирешә алмадык, – диде ул.
Бәяләр үсүгә китергән тагын бер җитди сәбәп – энергетика чималлары (предприятиеләргә җибәрелә торган газ һәм электр энергиясе) кыйммәтләнгән. Кайнар су да, җылылык та күктән төшми. «Исәп-хисап ясаганда, газ бәясенең иң түбән күрсәткечен алдык», – дип тә тынычландырды Александр Груничев.
Тарифлар үсешенә тармакны яңарту да тәэсир итә, әлбәттә. Ә соңгысы бик кирәк.
– Татарстанда коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең чакрым тәшкил итә, аларның өчтән бер өлеше тузган. 5,7 мең чакрымы – су белән тәэмин итү челтәрләренә, 2 мең чакрымы – су үткәрү торбаларына, тагын 1 мең чакрымы җылылык челтәрләренә туры килә, – диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы утырышларының берсендә. – 2023 елдан бирле ТКХны яңартуга бәйле федераль программа гамәлдә. Ике елда 4,5 миллиард сумлык эш башкарылган, 128 чакрым озынлыктагы торбалар яңартылган. Челтәрләр тузуын исәпкә алып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь инфраструктураны яңарту республика программасы кысасында 10 миллиард сум акча бүлеп бирде.
Арба әзерләү
– Бәяләр артуны, шул исәптән коммуналь хезмәтләр өчен дә, иң беренче чиратта бюджет тармагында эшләүчеләр һәм пенсионерлар тоячак, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Бюджет тармагы хезмәткәре буларак, үземнән дә чыгып әйтә алам: бүген реаль хезмәт хаклары кимеп бара. Чөнки былтыр инфляцияне якынча 10 процент дисәләр дә, чынлыкта ул күбрәк булды. Азык-төлек, көнкүреш товарларына бәяләр бик нык артты. Хезмәт күрсәтү кыйммәтләнде. Ялгышмасам, ул 26 процентка җитте. Болар барысы да гади халыкның кесәсенә йогынты ясый. Белүебезчә, хезмәт хакларын инфляция дәрәҗәсендә арттыралар. Бу очракта шуны да истә тотарга кирәк: айлык акчаның оклад өлеше арта. Тик бу реаль хезмәт хакларының тиешле дәрәҗәдә артуына китерми.
Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, коммуналь түләүләргә ташлама-субсидияләр бирү каралган. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Республикада яшәүче һәр бишенче кеше мондый ташламадан файдалана.
Кәефне төшермәс өчен булса да искәртик: җәй көне коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуны әллә ни сизмәячәкбез. Чөнки «счет-фактура» кәгазен барыннан да бигрәк җылылык өчен түләү «сикертә». Хәер, анысы да кышның ничек килүенә бәйле. Быелгы кебек җылы кышта коммуналь хезмәтләрнең кыйммәтләнүен артык сизмәдек әнә. «ВТ» хәбәрчесенең кыш айларында өч бүлмәле фатир өчен айлык түләве, мәсәлән, аннан алдагы ел белән бер чама иде. Шуңа күрә кыш салкын килсә, Тукайның Шүрәлесе кебек, былтыргы өчен дә еларга туры килмәгәе.
Ничек азрак түлиәргә?
– Кирәк булмаган электр җиһазларын уттан алыгыз. Алар сүнгән булса да, электр энергиясе сарыф итә. Мәсәлән, телевизор шул рәвешле елына – 250, кесә телефоны чыбыгы 150 сум акча «ашый».
– Теш чистарткан арада кранны ябыгыз. 2 минутта 19 литр су ага.
– Савыт-саба юу машинасы елына 15 мең литр суны янга калдыра.
– Гадәттә торбалар тәрәзә астыннан уза. Челтәрләр исә җылылыкның 20 процентын үткәрми.
– Чәйнеккә суны гадәт буенча «бугаз»ыннан тутырып түгел, ә үзегезгә кирәк кадәр генә салып кайнатыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез