БМОның «һәрчак нидер җитмәгән» белгечләре, без ваемсыз гына үзебезне уңайлыклар белән урап, җайлы яшәешне дәвам иткәндә янә чаң кага. Үтемле чаралар кулланмаганда 2050 елга планетада табигый ресурслар чыгару һәм куллану 60 процентка артачак икән. Кемдер: «Артса арта инде, тагын да рәхәтрәк яшәрбез», – дияргә мөмкин. Бик алай түгел шул. Белгечләр әйтүенчә, бу шактый куркыныч фараз. Бу – җирнең җелеген суыру тагын да көчәячәк, табигатькә салынган зыян да ким дигәндә шул күләмдә артачак, башкача әйткәндә, корткычлык дәвам итәчәк дигән сүз.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән «корткычлык» кәлимәсенең шәрехнамәсен укыйм. Корткычлыкны сүзлек «җинаятьчел, зарар китерүгә юнәлгән эшчәнлек» дип атый. Аның килеп чыгышы, әлбәттә инде, «корт» сүзенә, «кортлау», «корт төшү» дигән күренешкә барып тоташа. Ягъни безнең очракта сигез миллиардка җиткән популяция яшәеш бишегенә, аның нигъмәтләренә, казылма байлыклар, урман, суларына ябырылган да, олы тизлектә нәрсә бар – барысын да алып, барысын да үзәгенә чаклы «кимереп» килә. Ул гына җитмәгән, үзен яшәткән тирәлекне шәпләп пычратып, агулап та тора.
Кәбестәгә төшеп, аның «скелет»ын гына калдырып кимерә торган яшелчә корты, киемне телгәли торган көя корты, ярма, агач, ит кортлары – без һәрчак чирканып караган, һәрдаим нәселен корытырга атлыгып торган корткыч – нәрсәгә ябырылса, шунда мыжгып, кыймылдап торган умырткасыз хәшәрәтләрне күз алдына китердегезме? Китерсәгез шул – кеше заты да шундыйрак рольгә кереп бара. Хәтта яманрак та. Кортлар ашап туйгач курчакка, курчактан күбәләккә әйләнә. Табигать аларны шулай яраткан. Табигать аларны әле тагын кошларга ризык итеп тә яраткан. Кеше дигәнебез генә корсагы ярылганчы «ашаса» да, туймый, курчакка әверелми.
Яши-яши шунысына төшенәсең: безнең цивилизациянең гөнаһлары коточкыч дәрәҗәдә күп. Алга барган саен алар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Аларның иң олы өлеше адәми затның геномына салынган затсыз сыйфат – без әйткән комсызлык, комагайлык, туймау, чама белмәүгә бәйле. Алда искәрткән белгечләр санап чыгарган тагын ике сан. Соңгы 50 елда табигый ресурслар һәм материалларга (төзелеш материаллары – цемент, металл, пластик, агач кына түгел, сәнәгатькә дигән чималны да кертеп) ихтыяҗ 3 тапкыр (!) арткан. «Аппетит» ел саен якынча 2,3 процентка зураеп бара икән. Бу саннарны, аларның үсешен барыннан да бигрәк алга киткән – тамаклары тук, өсләре бөтен илләр тәэмин итүе дә билгеле. Күз алдына китерик: синең барысы да бар, барысы да җитеш, шуңа да карамастан һаман аз тоела, һаман җитми, син һаман йолкыйсың.
Әйтәләр бит: кешегә кирәген бир, ул уңайлыклар сораячак. Уңайлыкларга тиенгәч, аңа затлылык кирәк булачак. Затлылык булдымы, ул башка беркемдә дә булмаганны тели, таләп итә башлаячак. Аннары Леонид Филатов язган «То – чаво на свете нет»ны. Мондый хәлләр хакында язганда тагын Пушкин әкиятендәге карт балыкчы карчыгын искә төшерми булмый. Чөнки ул – кеше затындагы мәңге төкәнмәс ачкүзлелекнең гомумиләштерелгән чагылышы. Халыкның йөз проценты шундый, дисәм, ялгышачакмын, күпчелек, дисәм, нәкъ өстенә басу булачак. Планетада нефтьнең генә елына коточкыч күләмдә – 4 млрд тонна чамасы чыгарылуын, аны чыгарганда һәм эшкәрткәндә һавага очкан зарарлы газлар массасының елына 3 млн тоннадан артканын да искәртик...
Баеп та, һаман туя белмәгән дәүләтләрнең, анда яшәүче корсак колларының тамагы тыгылсын, дип кенә бәладән котылып булмый – ресурслар чикле. Икенчедән, табигатькә салынган экологик зыян бөтен планета, бөтен булган 8 миллиард кеше өчен дә зыянлы. Сигез миллиард дигәннән. Ифрат та олы сан бу. Монда да чик-чама юк. Халык санын барлап баручылар ХХ гасырда гына аның 3,8 тапкыр артуын әйтә. Яңадан 25 елдан без 10–12 миллиардка җитәчәкбез. Тамак туклыгын тәэмин итү (шушы ХХI гасырда да ачтан үлүчеләр елына биш, хәтта алты урынлы саннар белән исәпләнә – кешелекнең тагын да бер затсызлыгы һәм хурлыгы) бер хәл, җиргә киләчәк Ходай бәндәләренең күбесе тагын да шул уңайлыклар сораячак, аларның да яхшы тораклы, машиналы буласы, тәмле ашыйсы килчәк – планетага салынган йөк, арта-арта, күтәрә алмас дәрәҗәгә җитәчәк.
Бер алмага берьюлы ун корт төшә икән, алар, ризык җитмәү сәбәпле, курчакка әверелә алмыйча үләргә мөмкин. Табигатьтә ярый, бу процесс көйләнгән – алмадагы кортлар саны бер яисә икедән артмый. Җир дигәндә исә кеше саны берничек тә чикләнмәгән. Лимитлар юк. Күп дәүләтләр демографияне, киресенчә, арттыру ягында. Кеше кирәк. Халык саны күп булган дәүләт һаман да көчле дәүләт санала. Шулай да Ходай җибәргән бер чикләү барыбер дә бар кебек: тук илләрдә халык үрчергә һич тә яратмый. Цивилизациягә ирешкән халык бала табу, аны тәрбияләүгә өстәмә мәшәкать, нәсел дәвамчысының өлешеңә керүе дип карый...
Дөнья, андагы вазгыять шулай корылган: һәр ил үз дигәнчә, үз акылы белән яши. Халыкара оешмалар бар, тик алар чыгарган карарларга буйсыну-буйсынмау – һәр илнең үз ихтыярында. Шушы хәл, кеше затындагы гөнаһлы кимчелекләр белән бергә, планетадагы башбаштаклык, хаос артуның тагын да бер сәбәбе. Акылга килү, миңа калса, бары бер очракта гына – кешелек берәр төрле глобаль тетрәнү кичергәннән соң гына булырга мөмкин. Чөнки холык-фигыль шундый: бары пешкәннән соң гына өреп кабарга, кайбер урыннарга су кергәч кенә йөзеп китәргә гадәтләнгән кавем без.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез