Җәйге бәйрәмнәр марафоны бу атна азагында Яшел Үзән һәм Әлки районнарында дәвам итәчәк. Татарстанлыларны славян мәдәниятенең Иван Купала һәм чуашларның Уяв бәйрәмендә күңел ачарга чакыралар. Кайсына гына барсагыз да, колач җәеп каршы алып, күңелегезне ачтырып озатып калачаклар. Бәйрәмнәргә багышланган матбугат очрашуларында шулай дип вәгъдә иттеләр.
Әйлән-бәйлән
Нәрсә: Иван Купала
Кайда: Яшел Үзән, Тынычлык бистәсендәге Каенлык
Кайчан: 5 июль
Славян мәдәниятенең Иван Купала бәйрәме инде өчен ел рәттән Яшел Үзәндә уза. Быел да кунакларны Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка чакыралар.
– Әлеге урын бәйрәмгә килүчеләр өчен дә, безнең өчен дә шактый уңайлы. Зур булгач, берьюлы берничә мәйданчык оештырырга мөмкин. Әйтик, балалар өчен аерым сәхнә корырга уйлыйбыз. Ашау-эчү зонасы да аерым булачак. Бәйрәмнең төп өлеше зур мәйданда узачак, – дип сөйләде Яшел Үзән районының башкарма комитеты җитәкчесе Динар Нигъмәтуллин.
Республикакүләм бәйрәм 16:00 сәгатьтә башлана. Театральләштерелгән ачылыш тантанасы исә 18:00гә планлаштырылган. Бәйрәмгә Россиянең атказанган артисты Варвара да килә. Режиссер Юлия Новицкая сөйләвенчә, Иван Купалага килгән кунаклар, такыялар үреп, җырлы-биюле әйлән-бәйләндә катнашып, остаханәләрдә төрледән-төрле эшләнмәләр ясап күңел ача алачак.
– Кияүгә чыкмаган кызларга такыя үреп, теләк теләп, аны суга ташларга киңәш итәбез. Чөнки әлеге бәйрәмдә насыйп ярыңны табып була. Без моңа чын күңелдән ышанабыз. Әле ул такыяга исемегез һәм телефон номерыгызны да язсагыз, мөмкинлекләр бермә-бер артачак. Чөнки йола буенча ул такыяларны егетләр тотып ала, – дип киңәшләрен бирле Юлия Новицкая.
Эш беткәч...
Нәрсә: Уяв
Кайда: Әлки районының Сихтермә авылы
Кайчан: 7 июль
Чуаш мәдәниятенең Уяв бәйрәме борынгыдан ук язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелгән. Татарстанда ул, нәкъ башка бәйрәмнәр кебек үк, чуаш кына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерә.
– Уяв бәйрәме республика күләмендә тәүге тапкыр 1993 елда Чистай районының Түбән Кондрата авылында уздырылды. Шуннан соң ул төрле районнарга күчеп йөрде. Һәм менә инде өченче ел рәттән Уявны Сихтермә авылында бәйрәм итәбез, – дип сөйләде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
2022 елда Уявка 10 меңләп кеше килсә, узган ел Сихтермә җирлеге 15 меңләп кунак кабул иткән. Быел бу санны куып тотып, узып китәргә исәпләп торалар.
Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова сөйләвенчә, быелгы бәйрәмдә дә «Уяв пики», ягъни иң чибәр чуаш кызын сайлаячаклар. Сүз уңаеннан, элек-электән егетләр булачак кәләшләрен нәкъ менә Уяв бәйрәмендә сайлаган. Оештыручылар егетләргә «Уяв пики» ярышы узачак мәйдан тирәсендәрәк йөрергә киңәш итә.
– Сихтермә авылындагы «СССРның йөз еллыгы» паркында яңа музей ачылды. Быелгы бәйрәмгә килгән кунаклар төрледән-төрле ретро техника белән таныша алачак, – дип сөйләде Мария Платонова. – Уяв – бик борынгы бәйрәм. Без аның борынгылыгын җыр-биюләребез, йолаларыбыз аша күрсәтәчәкбез.
Уявка республика гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән һәм хәтта Азәрбайҗаннан да фольклор коллективларының килүе көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез