Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда республикада кабат талпаннар активлашуын хәбәр итте. Моңа көннәр кисәк җылыту сәбәп булган.
- Алар, нигездә, урманда гөмбә җыючыларга “һөҗүм итә”. Хәзерге вакытта табибларга талпан кадалган ун меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк, - ди белгеч. - Шуңа күрә урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә элеккечә үк тапланнан сакланырга кирәк. Анда барганда ачык төстәге, тәннең бөтен өлешләрен каплый торган кием киегез. Аяк киеме дә аякны тулысынча капласын. Һәр 15 минут саен тәнгә талпан кадалмаганмы икән дип тикшереп торыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез