• Фото: шәхси архивтан

Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Тәүге җиңүем киләчәгемне хәл итте»

Теләк, максат, җиңү. Көрәшче Азат Габдрәшитов өчен бу буш сүзләр түгел. Ике ел тырышып әзерләнгәннән соң, алдына куйган зур максатына ирешә ул: Чаллыдагы Сабан туенда тәүге тапкыр баш батыр була һәм беренче машинасын ота. Атнаның алты көнен спорт залында уздырган 30 яшьлек егетнең тагын нинди хыял-максатлары бар? Келәмгә аны нәрсә китергән?

«Машинаны әниләргә бүләк итәсем килә»

– Азат, күптән түгел Чаллы Сабан туенда баш батыр булдыгыз. Ялгышмасам. мондый дәрәҗәдәге беренче җиңүегез бу. Ышанып бетеп буламы?

– Бер-ике көн ышана алмыйча йөрдем, хәзер инде үз көемә кайттым. Бу – көтеп алган тәүге машинам. Шатландым инде, үзе көрәшеп җиңгән кеше генә хисләремне аңлыйдыр. Үземне теләсә нәрсә эшли алырдай итеп тойдым.

Дөресен әйткәндә, Чаллы Сабан туена җиңәргә дип бардым. Моның өчен максатчан рәвештә ике ел элек әзерләнә башладым. Соңгы берничә елда «батыр асты» булып калгаладым, абсолют батырга аз гына җитми иде. Тренировкаларны арттырырга туры килде, шуның нәтиҗәсендә җиңә алдым дип уйлыйм. Биш еллап көн саен диярлек иртәм тренировкадан башлана, кичләремне дә атнага алты тапкыр спорт үзәгендә уздырам.

– Үзегезгә генә хас алымнарыгыз бармы?

– Бар, аларны даими кабатлап торам, бер тренировкада йөзәр мәртәбә кабатларга мөмкинмен.

–  Машинаны нишләтергә җыенасыз?

– Әлегә ишегалдында тора. Әниләргә бүләк итәсем килә.

«Көрәшкә күрше малайларына ияреп йөри башладым»

– Сез үзегез кайсы яклардан? Көрәш белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?

– Мин Актанышның Татар Суыксуы авылыннан. Нәселдә профессиональ көрәшчеләр юк. Бишенче сыйныфта укыганда, күрше малайларына ияреп, мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башладым. Ул вакытта бу бары тик мавыгу гына иде.

– Кечкенәдән физик яктан нык булгансыз инде алайса?

– Без гаиләдә биш бала: ике апам, ике абыем бар. Әти-әни колхозда эшләде. Иртә таңнан чыгып китеп, кич кенә кайталар иде. Өйдәге эшләр бездә: бакча, мал карау, сыер саву, су ташу. Әниләр кайтуга эшне бетереп куя идек.

– Беренче җиңүегезне хәтерлисезме?

– Унберенче сыйныфта укыганда, район башлыгы призына ярышлар оештырылды. 75 кило авырлыктагы егетләр арасында җиңүче булдым. Киләчәгемне шушы җиңү хәл иткәндер дә. Чаллыга укырга кергәч, егетләрдән кайда шөгыльләнеп булганын белештем, 2012 елдан бирле көрәш тармагында. Шуңа өстәп, кечкенәдән телевизордан «Батырлар» тапшыруын карап үстем, андагы батырларны күреп, үрнәк, дәрт ала идем. Аларның төрле ярышларда отулары турында сөйләүләрен тыңлап, мин дә үз алдыма шундый максат куйдым.

– Батыр калу өчен ир-егетләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Беренче урында – дисциплина. Төшенкелеккә бирелмичә, тырышып эшләргә кирәк. Тырышкан табар – ташка кадак кагар, ди татар халкы. 2020   елдан ук ныклап шөгыльләнә башласам да, шактый вакыт нәтиҗәгә ирешә алмадым. «Мин дөрес эшлимме икән соң?» – дип уйланган чаклар да булды. Ә 2024 елдан бүгенгә кадәр рәсми ярышларда бер дә җиңелгәнем юк: Татарстан беренчелеге, Россия беренчелеге, дөнья беренчелеге, былтыр БРИКС илләре уеннарында да катнаштым.

– Үзегезнең гаиләгез бармы?

– Хатыным, Билал исемле улым бар. Тиздән 4 яшь тула.

– Аны да көрәшче итеп күрәсезме?

– Үзе теләсә генә...

– Үзегезнең киләчәккә планнарыгыз нинди? Тагын ничә машина отарга телисез?

– Күпме насыйп була инде. Сәламәтлегем булса, тагын ике-өч ел көрәшергә ниятлим әле. Аннары бәлки яшьләр белән эшли башлармын, андый теләк тә бар.

Әңгәмәдәш – Равия САДЫЙКОВА

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре