Пермь краеның Барда авылында узучы XIV Бөтенроссия авыл Сабан туенда көрәш ярышлары тәмамланды. Абсолют батыр булып Татарстан көрәшчесе Радик Сәлахов танылды.
— Быелгы көрәш башка елгылардан аерылмады, бөтен җирдә көрәшергә кирәк. Елдан-ел көчлерәк көндәшләр килә, шуңа күрә әзерләнәбез, тырышабыз. Бөтен алымнарны да һәрьяклап яхшыртабыз. Бу минем көрәштә җиңгән 13 нче машинам. Барлык милләттәшләрне Сабан туе бәйрәмебез белән котлыйм. Аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек телим. Иң мөһиме - бердәм булыйк, — диде баш батыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез