Газетага язылу

Көрәшле Чаллы. Өч юбилейлы бәйге ниләр белән истә калды?

Боз өстенә келәм җәелсә, уттан алып суга сала торган мизгелләр көт тә тор. Быел каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры Чаллының Боз сараенда узды.

Көрәшле Чаллы. Өч юбилейлы бәйге ниләр белән истә калды?
Азат Вильданов фотолары

Татарстан көрәшчеләре өчен иң дәрәҗәле турнирның 63 нче сәхифәсе нинди вакыйгалар белән истә калды?

Җавап бар

Муса Җәлил турниры, ниһаять, Чаллыга кайтты. Быел шәһәр үзенең 400 еллыгын һәм беренче «КамАЗ» машинасы чыгаруның 50 еллыгын билгеләп үтә. Автокаланың башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов сәламләү сүзләрен шушы түгәрәк саннардан башлады.

– Безнең шәһәр быел берьюлы берничә бәйрәмне каршы ала. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы бу бәйрәмнәргә тагын бер ямь өсти. Гадел, матур көрәш шаһитлары булырга язсын, җәрәхәтләр көрәшчеләрне урап узсын. Тамашачылар матур мизгелләр карап рәхәтләнеп ял итсен, – дип мөрәҗәгать итте ул кунакларга.

Кунаклар кабул итсәң, менә шулай итеп оештыр инде аны! Рәт араларында халык аягүрә басып карый, балалар баскычларга тезелешеп утырган, сыйныфлары белән көрәш карарга килгән үсмерләр урын таба алмый ишек төбен тутырып басып тора. Тулы аншлаг инде бу, концерт теле белән сөйләшсәк. Тик монда артистлар карарга түгел, спортка сусаган тамашачы җыелган. Көрәшне ярата Чаллы тамашачысы. Ул аны аңлый, тоемлый, күңеле аша уздырып күзәтә. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин да шуны билгеләп үтте.

– Күрәсезме, зал шыгрым тулы. Ни өчен ярыш Чаллыда уза дигән сорауга җавап бу. Чаллыда 13 турнир узган, бу шәһәр 11 тапкыр җиңүче команда булып танылган. Иң күп җиңү яулаган көрәшче Айрат Гыйлаев та – бу җирлектән. Шундый матур бәйрәм оештырган Чаллы җитәкчелегенә, шәһәр халкына рәхмәт! – диде Рөстәм Кәлимуллин.

Без дә буш кул белән килмәдек үзе. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин быелгы бәйгегә әзерләнгән бүләк турында сөйләде.

– Быелгы бәйгегә туры китереп «Келәм һәм каләм бердәмлеге» исемле китап чыгардык. Көрәш федерациясе белән бергәлектә ярышның тарихын чагылдырган хезмәт җимеше ул. Китапта барлык чемпионнар тупланды, турнирның истәлекле вакыйгалары, һәр ел буенча мәгълүмат, журналистларның турнир турында язган язмалары бирелде, – диде баш мөхәррир.

Чаллы көрәшчеләрне өч, хәтта дүрт тә түгел, ә биш келәм белән каршылады. Нәкъ менә бишенче келәм 63 нче бәйгенең иң көтеп алган тартышуларының берсен хәл итте дә инде. Тантаналы ачылышка кадәр үк анда 90 кг үлчәүдә ике танылган, тамашачы яратып күзәткән көрәшчеләр Ренас Кәлимуллин белән Азат Габдрәшитов очрашты. Җанатарларның күзе шунда төбәлгән, башка келәм янындагы оештыручылар да шул тирәгә җыелды. Финалга калса, иртәгесе көннең иң кискен көрәше булачак алышның язмышы бәйгенең башында ук хәл ителде. Азат Ренасны отты.

Инде бәйгенең тантаналы ачылышын карыйк. Әнә экран аша тамашачыга ясалма фәһем ярдәмендә җанландырылган Муса Җәлил елмая. Безнең белән бергә турнирның һәр ун еллыгының истәлекле вакыйгаларын барлады, тагын бер кат халык теленә кереп калган чемпионнарны, көрәш легендаларын, Муса Җәлил турнирында күп тапкыр җиңү яулаган, рекорд куйган көрәшчеләрен, командаларын искә төшерде шагыйрь. Биш келәмне бер итеп Чаллының иҗат коллективлары шәһәрнең тарихын барлый, күтәрелеш чорларын күрсәтә, шәһәр төзи, заводтан беренче «КамАЗ»ны чыгара...

Яңа каһарманнар

Муса Җәлил турнирының икенче көне аеруча кызу башланды. Боз сарае келәмгә чыккан беренче парлардан ук кызды. «Балл» сүзе белән бер үк ешлыкта диярлек «табиб» сүзе яңгырады, медицина хезмәткәрләре әледән-әле келәмгә йөгереп чыгып көрәшчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтеп торды. Көрәшчеләр өчен Муса Җәлил турнирын оту үзе үк зур дәрәҗә булса да, бүләкләр дә күңелне күтәрерлек шул. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев абсолют батырга аерым бүләк куйган. Чаллының 400 еллыгы уңаеннан – 400 мең сум акча! Һәр авырлыкта җиңү яулаган батырларга, төп акчалата бүләктән кала (1 нче урын – 100 мең, 2 нче урын – 70 мең, 3 нче урын – 50 мең сум), шулай ук мэрның махсус бүләкләре – суыткычлар бер сафка тезелеп, үз хуҗаларын келәм кырында көтеп тора.

Быелгы бәйге танылган көрәшчеләрне янәдән пьедесталның иң югары баскычына күтәрсә, яшь көрәшчеләрне дә хәтерләп калыр. Илфат Миңнегалиев (Лаеш), Ильяс Йосыпов («Зилант») Муса Җәлил турнирын отучылар рейтингы буйлап үз юлларын башлады, Илдус Камалов (Лаеш) дөнья чемпионнары белән бил алышып, артларыннан бастырып килә. Турнир үзенең яңа каһарманнарын үстерә!

2021 елдан бирле турнирның тагын бер матур традициясе яшәп килә. Финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендәге махсус бүләк тапшырыла. Ул татарның легендар батыры, бүген инде мәрхүм Ильяс Галимов исемен йөртә. Быел махсус бүләккә Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов лаек дип табылды.

Келәм бозны эретә торганда өскә, җанатарлар янына менеп сөйләшеп төшик әле. Көрәш сөюче агайлар бәйге, көрәш турында ни уйлый икән?

Өстән караш

Тамашачы утырган трибуналар – аерым көрәш мәйданы. Казаннан, күрше районнардан килеп караучылар булса да, монда җыелган халыкның 80 проценты – автокала кешеләре. Чаллы җанатарлары үз якташлары өчен дәррәү күтәрелеп кул чаба, балл сорап ярсый, ризасызлык белдереп сызгыра. Әлбәттә, бер генә буш урын да юк. Һәр икенчесе – үзе дә көрәшкән абзыйлар. Сүзне куертып җибәрү өчен шул салпы якларына салам кыстырам. Көрәшкән кешегә охшагансыз, абый...

– Авылда көрәшмәгән егет сирәк иде бит элек. Юк дисәң дә, барыбер кулга бер-ике генә булса да сөлге тотып караган буын без. Ул чакта мондый бәйгеләр булмады. Хәзер көрәшне бик үстерделәр. Менә ничек итеп оештыралар бит! Бүләге дә зур, заллары да иркен, мөмкинлекләре дә киң. Ә менә көрәшчеләр аз барыбер. Хезмәт сөюче яшьләр җитми. Мәктәпләрдә мәҗбүри көрәш түгәрәкләрен ачтырырга, тренерлар билгеләргә кирәк. Менә бер авырлыкта 18–19 көрәшче. Аның бары-югы... Алтмышар кеше була иде элек. Чаллыда күптән булганы юк бу турнирның. Сагындырган.

Сүзгә азнакайлылар кушыла.

– Көрәш бәйгеләрен бик матур уздыралар. Әмма, авыз тутырып, алга китеш бар, дип әйтергә тел әйләнми. Иң көчле көрәшчеләр авыллардан чыкты. Кеше арасына керергә, үзеңне күрсәтергә бер мөмкинлек булды ул безгә. Район ярышлары гына да икешәр көн бара иде бит. Хәзер ул ярыш 2–3 сәгатьтә бетә. Авылда ул кадәр кеше юк, дип тә әйтеп булмый. Ә көрәшүче балалар аз, – дип сүзен җөпли үзе дә көрәшеп йөргән абзый. Аңа тагын бер аксакал кушыла.

– Менә мин бер көрәш ярышын да калдырмыйм. Бүген бөтен шартлар да бар. Келәме дә булмаган залларда Татарстан, Россия чемпионнары булып үскән безнең буынга кызыгырлык мөмкинлекләр бу. Ә катнашучылар аз. Һәр районнан команда җыйсалар, кимендә 500 кеше булырга тиеш югыйсә. Казан, Чаллы берничә команда куя әле. Балалар аз йөри, күрәсең. Бу авылда, районда эшләүче тренерларның дәрәҗәсенә, нинди кеше булуына бәйледер дип уйлыйм. Сабан туенда да бер авырлыкта 70–80 кеше була идек элек, хәзер биш-алты җыелса, рәхмәт. Ә быелгы бәйге бик югары дәрәҗәдә оештырылган! Хөкемдарлар да яхшы эшли. Баш хөкемдар Рамил Хисмәтуллинга да әйттем, афәрин, егетләр, дидем.

– Көрәшне бик күтәрделәр хәзер. Россия, дөнья чемпионатлары уза, спортчыларга зур исемнәр бирәләр. Тик бер карашка үсеш кебек тоелса да, татар көрәшенең бер матур ягы җитми хәзер. Игътибар итеп утырам, безнең көрәшкә хас чөеп атулар беткәнме әллә ул? Егетләр болгап көрәшә башлаган. Көндәшенең ике аягы күтәрелсә, хөкемдарның да бәяләми чарасы юк. Көрәшнең кагыйдәләрен белгәннәр күрә, сизә аны, – дип, минем артта утыручы танышына эндәшеп сөйли бер абзый. Аның белән килешеп, башкалар да баш кага. – Көрәшне берничә төргә, шул ук билбау көрәшенә бүлү татар-башкорт көрәшен үзгәртә, төп үзенчәлеген юкка чыгарып бара дип уйлыйм. Матур «бросок» ясап көрәшүче калмаган диярлек, шунысы аяныч...

Чаллыда узган бәйгегә тел-теш тидерерлек фикер яңгырамады. Болары да – татар көрәшенең чын җанатарлары, аның киләчәген кайгыртучы олылар борчылуы гына. Буй җитмәгән җиргә уй җитә, ди халык. Хак сөйли торган гадәте дә бар әле аның... Җылы каршы алуыңа, үз итеп күтәрүеңә, битараф булмавыңа, яңа батырларыңа, зур бүләкләреңә рәхмәт, Чаллы!

Муса Җәлил турнирының 2026 елгы җиңүчеләре

60 кг

1. Илфат Миңнегалиев (Лаеш)

2. Ришат Исхаков (Чаллы)

3. Алмаз Гәрәев (Әлмәт), Рубин Раджабов (Әлмәт)

65 кг

1. Ильяс Йосыпов (Зилант)

2. Ислам Кәримов (Лаеш)

3. Ислам Бурашов (Балтач), Илназ Димиев (Лаеш)

70 кг

1. Илнар Закиров (Чистай)

2. Алексей Абрамов (Лаеш)

3. Илдус Камалов (Лаеш), Рамил Хәкимҗанов (Арча)

75 кг

1. Динар Кәримуллин (Лаеш)

2. Рафаэль Бильданов (Әлмәт)

3. Даил Зиннәтуллин (Әтнә), Олег Лоскутников (Актаныш)

80 кг

1. Ислам Закиров (Зилант)

2. Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

3. Илназ Рамазанов (Чаллы), Чингиз Агаларов (Ютазы)

85 кг

1. Илгизәр Галимуллин (Лаеш)

2. Ришат Гобәйдуллин (Казан)

3. Артур Зөлкарнәев (Теләче), Илнур Хәбибуллин (Түбән Кама)

90 кг

1. Азат Габдрәшитов (Чаллы)

2. Илгиз Дәүләтгәрәев (Казан)

3. Илнур Камалов (Казан), Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)

100 кг

1. Булат Мусин (Чистай)

2. Эльдар Хәмитов (Чаллы)

3. Раил Сәлахетдинов (Казан), Илшат Идиатов (Арча)

130 кг

1. Радик Сәлахов (Зәй)

2. Марат Миначев (Зилант)

3. Руслан Рәфыйков (Балтач), Илсаф Фәхретдинов (Чаллы)

130+ кг

1. Ранис Гыйлаҗетдинов (Чаллы)

2. Муса Галләмов (Лаеш)

3. Илнур Зәйнуллин (Арча), Альберт Ситдыйков (Зилант)

 Командалар беренчелеге җиңүчеләре

1. Лаеш районы

2. Чаллы (Комсомол)

3. «Зилант» (Казан)

ФОТОРЕПОРТАЖ / БЕРЕНЧЕ КӨН

ФОТОРЕПОРТАЖ / ИКЕНЧЕ КӨН

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре