Татарстанга яңгырлы, салкын чын көзге көннәр килә. Көздә җәй кабатлануга ияләшеп кенә беткән көннәрдә, синоптиклар шундый фараз җиткерде. Хәер, бу үзгәрешне үзебез дә сизәргә өлгердек инде. Татарстанда атна уртасында көннәр суыта башлады.
Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь фикеренчә, һәр нәрсә үз вакытында кирәк.
– Сентябрьнең беренче ике атнасында һава торышы җәйге җылы көннәре белән сөендерде. Баштарак уртача һава температурасы нормадан 9–10 градуска, бу атна башында исә 5–7 градуска югарырак иде. Октябрьдә әбиләр чуагы булырга мөмкин. Ник дигәндә, кайчак көзен андый җылы көннәр ике-өч тапкыр да кабатлана, – ди белгеч.
КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, чәршәмбе көнне җәйнең 118 нче көне булган. Метеорологлар, гомумән, 2024не ил тарихындагы иң җылы ел булачак, дип фаразлый.
– Уртача тәүлек температурасы 15 градустан артса, ул җәйге көн санала. Елына уртача шундый 92 көн туры килә. Ә быел андый көннәр 118гә җитте. Ник дигәндә, сентябрьнең беренче ике атнасында республикада уртача һава температурасы 18,5 градус тәшкил итте. Мондый хәл моннан 15 ел күзәтелгән иде. Метеокүзәтүләр тарихында көз башының бу дәрәҗәдә аномаль җылы булуы дүрт тапкыр гына теркәлгән, – ди белгеч.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев быелгы көз башының иң төп үзенчәлеге дип әбиләр чуагы булмауны атый.
– Көз башындагы җәйге һава торышына илнең Европа өлешендә өстенлек иткән антициклон сәбәпче. Өстәвенә ул безгә Урта Азиядән җылы җил дә алып килде, – ди метеоролог.
Переведенцев белдерүенчә, быелгы һава торышының кәефе үзгәрүчән: салкын белән җылы алмашынып кына тора. Майның беренче атнасы бик салкын килде, нәтиҗәдә быел күпләрнең бакча уңышы мактанырлык булмады. Июнь, июльдә челлә хакимлек итсә, августта салкын көннәр торды.
– Сентябрьдә нормадан күпкә югарырак температура сакланды. Киләсе дүшәмбедән Татарстанда кабат салкыннар башланачак. Аннан соң республикада көннәр бераз җылытып, әбиләр чуагы башланырга мөмкин, – дип фаразлый галим.
Метеорологлар әлегә кышка фаразлар ясарга ашыкмый. Әмма Россия Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина беренче кар 16 октябрьдән соң яварга мөмкин, дип белдерде.
Ничек кенә булмасын, итәк-җиңнәрне җыяр чак! Бакчачы Хәнифә Нуруллина якын арада бакчада уңышны да җыеп бетерергә киңәш итә.
– Күчмә кошлар җылы якларга китә башлады инде. Быел никтер иртәләделәр әле. Кошлар барысын да алдан сизә. Халык сынамышларына ышансаң, быел көз дә, кыш та бик салкын булырга охшап тора, – ди ул.
Сентябрь азагына халык сынамышлары
22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар аз булыр һәм киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә, кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.
28 сентябрьдә торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез