«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе дүртенче тәүлек Иран–Израиль сугышын онлайн режимда күзәтә. 13 июньгә каршы төндә Тель-Авив көтмәгәндә Иранны һавадан утка тота башлады. Бер үк вакытта «Моссад»ның Фарсы илендәге агентлары арттан пычак кадады: алдан әзерләп куелган дрон һөҗүмнәре белән Иранның һава һөҗүменә каршы тору системалары юк ителде. Фарсы хәрби җитәкчелегенең иң югары эшелоны вәкилләре үтерелде. Кыскасы, тарихта моңарчы күзәтелмәгән хәрби операция башланды.
Тәһранда Израиль һөҗүме әзерләнүен беләләр иде, билгеле, әмма АКШ–Иран сөйләшүләре барганда, утка тоту башланыр дип көтмәделәр. Британ газетасы Financial Times бу уңайдан: «Трампның Иран белән атом программасы турында сөйләшүләргә әзер булып күренүе Тәһранда ялган куркынычсызлык хисе тудыру өчен ясалган тозак булган», – дип язды. Фарсы хәрби җитәкчеләре шул сәбәпле үзләрен иминлектә хис иткәннәр, тыныч кына өйләрендә йоклаганнар. Иран революциясен саклау корпусы җитәкчеләре, тыюга карамастан, хәтта хәрби базада киңәшмә үткәреп ятканнар. Бу ваемсызлык аларның йортларын һәм штабларын каберлеккә әйләндерде.
Соңгы көннәрнең бу дәһшәтле вакыйгаларын «Ватаным Татарстан» моннан биш ел элек фаразлаган иде. 2020 елның 9 гыйнварында без: «Иран тирәсендә киеренкелек туктамаячак, аерым ракета һөҗүмнәре дә булырга мөмкин. Бар максат Иранда зур болганчыклык тудыруга юнәлтеләчәк. Моңа берничә ел сарыф ителер дип уйлыйбыз», – дип яздык.
Израиль һөҗүмнең максаты Иранның атом-төш бомбасы ясау программасын тар-мар итү дип белдерә, ләкин бу – фейк. Бердән, фарсыларның андый программасы юк. Бу хакта АКШ Милли разведка идарәсе директоры Тулси Габбард ике ай ярым элек кенә: «Разведка җәмәгатьчелеге Иран атом бомбасы ясамый дип уйлый», – дип белдерде. Сиончылар 1984 елдан бирле әнә-менә фарсылар атом бомбасы җитештерә дип ялган хәбәрләр таратып килә. Сугышның максаты – «болганчыклык тудыру». Мәйдан аз булганга, без ике якның бер-берсенә салган зыяннарын санап тормыйбыз. Бер генә нәрсәне искәртәбез: хәрби конфликтларның моңарчы кулланылмаган технологияләре мәйданга чыгарыла. Дүшәмбегә каршы төндә Израильнең һава һөҗүменә каршы тору системасы (Arrow-3 дип әйтәләр) үзенең ату җайланмасын үзе юкка чыгарды. Төрле эшелондагы системаларның үзара конфликтка керү очраклары күзәтелде. Моны фарсылар үзләренең инновацион тактика кулланулары белән аңлатты.
Вакыйгаларга бәя биреп, Иран дипломатларының берсе: «Без гыйбриләрне Гитлердан коткардык, алар безне утка тота», – дигән сүзләр әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез