Газетага язылу

Кукмара районында «Йөкле хатыннар» көнен билгеләп үттеләр

Бала туу, аның дөньяга килүе - чын могҗиза. Һәм булачак әниләр, бала йөрәге янында йөртеп саклаучы фәрештәләр кебек. Россиядә йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Республиканың ЗАГС бүлекләрендә шундый мөһим датага багышланган эчтәлекле һәм мөһим чаралар узды.

Кукмараның Никахлашу сараенда булачак әниләр һәм хөрмәтле кунаклар катнашында тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Кукмара чиркәве протоиерее Сергий атакай, Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат Шәфигуллин, район абыстае Гөлсинур Аксанова, район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге мөдире Илнар Вәлиев, педиатр Лариса Димитриева, күп балалы әни Венера Сәлахетдинова чыгышлары вакытында ана булу һәм гаилә кыйммәтләре темаларын ачтылар.

"Баланың сәламәтлеге күп очракта ана кешенең сәламәтлегенә һәм иминлегенә бәйле. Аналарның сәламәтлеге турында сөйләгәндә, хатын-кызларның йөклелеккә кадәр һәм йөклелек вакытында, бала тапканда һәм бала тапканнан соңгы сәламәтлегенә аеруча да игътибар бирергә кирәк.

Узган ел республикабызда 35557 бала туды. Ана булуның актив яше 25-29 яшь тәшкил итә. Гаилә корган парларның 18% ы өйләнешкәннең беренче елында ук әти-әни булган. Республикада гаиләләргә 60 тан артык социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Татарстан күпбалалылыкның уңай статистикасын күрсәтә. Республикада 55 меңнән артык күп балалы гаилә яши, соңгы 2 елда аларның саны 2 мәртәбә артты. Республикада дүртенче һәм аннан соңгы балалар туу саны да арта бара. Бер ел эчендә 313 игезәк дөньяга килгән. Һәм бер гаиләдә өч бала берьюлы дөньяга килгән. Балаларда безнең киләчәгебез. Ана булуның никадәр мөһим икәнлеген хатын-кызлар белән янәшә булган һәркем аңларга тиеш. Йөкле хатыннарга туганнары ягыннан да, җәмгыять ягыннан да игътибар кирәк. Йөклелек чоры аеруча кыйммәтле. Нәкъ менә әнинең сәламәтлегенә, психологик кәефенә балаларның да сәламәтлеге бәйле бит», - диде үз чыгышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ җитәкчесе Эльвира Әхмәтова. Чара ахырында табибларга, күпбалалы әниләргә, район җитәкчеләренә ТР Министрлар Кабинетының ведомство рәхмәтләре тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре