Хәзер кулларны күчереп ялгау буенча бик катлаулы саналган операцияләр бушлай, ОМС полисы буенча башкарылырга мөмкин дигәнне аңлата бу. Шул рәвешле, дәүләт барлык чыгымнарны үз өстенә ала, бу операциягә аеруча мохтаҗлар өчен дәвалауның заманча алымнарына юл ача.
Бу алымның нәтиҗәлелеген исбатлаган беренче операцияләр 2025 елда һәм 2026 елның мартында Мәскәүдә Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында уздырылган.
– Кулны тегү генә аз. Артерияләрне, веналарны, нерв очларын, сеңерләрне тоташтырырга кирәк. Операциясе юкка гына 12 сәгать дәвам итмәгән, – дип, Россия Фәннәр академиясе академигы Сергей Петриков мондый операциянең гаять катлаулы булуын ассызыклаган.
Беренче ике операция уңышлы узган. 2025 елның апрелендә уң кулын һәм беләгенең бер өлешен югалткан 53 яшьлек пациентка донор кулын куйганнар. 2026 елның февралендә икенче бер пациентка берьюлы ике кулны күчереп утыртканнар. Бер айдан соң ир-ат җиңел предметларны тота башлаган. Табиблар барлык функцияләрнең дә тулысынча торгызылуын фаразлый.
– Мондый операцияләр заманча хирургия өлкәсендә дөньяда иң катлаулыларның берсе булып тора. Кулсыз калганнан соң кешене яңадан куллы итү буенча эшнең яңа юнәлеше дип әйтергә кирәк. Моңа кадәр төп басым протезлауга ясала иде бит, – дигән журналистларга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш хирургы Наталья Мантурова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез