Күңел эше: «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләргә корбан ите таратты»

Бүген башкаладагы “Зәңгәр” мәчет янында “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләргә корбан ите таратты. Шул рәвешле мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге 600 кеше корбан итеннән авыз итәчәк. Аларның күбесе “Зәкят” хәйрия фонды базасында исәптә тора. Үзләре шалтыратып ярдәм сораучылар да бар.

Константиновка бистәсендә яшәүче 97 яшьлек Шәмсенур Ибраһимова бирегә кызы Әлфия Гыйльметдинова белән килгән. Ак яулыклы бу мөлаем әбинең камил хәтеренә дә, үткенлегенә дә таң калырлык.

- Безнең кебек ялгызларны онытмаулары, шулай ярдәм торулары өчен атлаган саен рәхмәт укыйм. Базардан алган иттән шикләнәм. Корбан итенең тәмен башкалары белән чагыштырырлык та түгел инде, - ди Шәмсенур апа.

Кызы Әлфия сүзләренә караганда, Шәмсенур әби “Зәкят” фондына да үзе шалтыратып, ялгыз яшәвен һәм корбан итеннән авыз итәргә теләвен әйткән. Озак көтәргә туры килмәгән – фонд вәкилләре кичә шалтыратып чакырган да.

- Әнием ашарга да әле дә булса үзе әзерли. Мин - булышып кына торучы. Корбан итеннән дә тәмле итеп бәлеш пешерергә җыена ул. Шундый сөбханалла ул, - ди Әлфия ханым.

Казанда яшәүче Флүрә Шәрипова исә ДЦП диагнозлы оныгы өчен корбан ите алырга килгән. Бирегә икенче ел рәттән килүе аның.

- “Зәкать” фондына бик зур рәхмәт яусын. Мохтаҗларга гел хөрмәт күрсәтеп, кайгыртып торалар. Корбан итеннән тыш елга ике тапкыр азык-төлек җыелмасы да бирәләр. Ялгызы өч бала тәрбияләүче кызыма анысы да бик зур ярдәм бит, - ди Флүрә ханым

“Зәкят” хәйрия фонды житәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, быел барлыгы 5 тоннага якын корбан ите әзерләнгән. Аның яртысы бу атна дәвамында мохтаҗларга таратылачак. Калганын ел дәвамында өләшмәкчеләр.

- Башка еллардан аермалы буларак, быел без мохтажларга корбан итен ике көн урынына бер атна дәвамында таратырга булдык. Көн саен 100әр гаиләгә корбан ите таратылачак, - дип ачыклык кертте Булат Мәрданов.

Мохтажларга әзерләнгән иттән “Мамы Казани” һәм “Победим диабет” хәйрия фондлары, инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы, инвалид балалар ата-аналарының “Забота” төбәк илкүләм оешмасы, Яшел Үзәннең психоневрологик диспансеры, Анжела Вавилова исемендәге хосписта көн күргән балаларга да өлеш чыгачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре