Татарстанда янәдән мөфти, баш казый сайланды, мөфтиятнең алдагы елларга максат-бурычлары билгеләнде, барча мөселман күмәкләшеп ифтарга җыелды... Узып барган атна мөселманнар тормышында әнә шундый мөһим вакыйгалар белән истә калачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстан мөселманнарының lX корылтае белән XIII республика ифтары бер үк көнне узды. «Казан Экспо» территориясендә узган әлеге чараларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ул иң элек холлда тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты. Татарстан Рәисенә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр өчен әзерләнгән күчмә мәчетләрне дә күрсәттеләр. «УАЗ» машинасында урнашкан әлеге күчмә иман йортларында егетләргә намаз уку өчен дә, җанына тынычлык табу өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Машинаның эче су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнгән. Диварлары михраб һәм шәмаилләр белән бизәлгән. Дини бурычлардан тыш, күчмә мәчетләр хәрби частьлар арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, дарулар һәм азык-төлек ташу өчен дә файдаланылачак.
Гомумән, махсус хәрби операция мәсьәләләренә корылтайда да зур игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов та сүзен шул нисбәттән имамнарга рәхмәт сүзләре җиткерүдән башланды.
– Форсаттан файдаланып, имамнарга һәм район, шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бик күп эш башкарасыз. Илдә җиңел вакытлар түгел. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән элемтә нык. Кем генә булмасын, аларның һәркайсы Аллага ышана. Без егетләребезгә тагын да якынрак булырга тиеш. Аларга ярдәм юнәлешендә зур эш алып барасыз, – диде Татарстан Рәисе. – Дөньялар тыныч булсын. Эшләребез уң булсын. Республикабыз гөрләп торсын. Илебездә тәртип булсын. Динебезнең монда өлеше бик зур.
Камил хәзрәт мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүгә күп көч куюын билгеләп үтте. Мөфти сүзләренә караганда, мөселман кардәшләребез егетләргә барлыгы 14 гуманитар йөк әзерләп җибәргән, 7 машина, 3 мотоцикл һәм догалар тупланган 165 кесә китабы юллаган. Бүген республикадан дүрт имам да егетләр белән бергә алгы сызыкта йөри.
Камил Сәмигуллин мөфтиянең башка юнәлештәге эшчәнлегенә дә тукталды.
– Татарстанның 700 мәчете каршында 4 еллык курслар эшләде, мөфтиятнең иң уңышлы проектларының берсе – онлайн мәдрәсә дә тормышка ашырылды. Мәчет каршындагы курсларны 45 мең кеше тәмамласа, онлайн мәдрәсәдә 133 мең кеше белем алган. Укучыларның күбесе – яшьләр. Алар Россиядән тыш Казахстан, Германия, АКШ, Финляндия һәм Франциядән торып белем ала, – дип ачыклык кертте мөфти.
Камил хәзрәт соңгы дүрт елда ислам финанслары юнәлешендә дә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте.
– Нәзарәт һәм Россия ислам институты белгечләре 14 финанс оешмасы өчен 17 төрле финансы продукт эшләде. Әмма без аларны эшләп кенә калмыйбыз. Алар сатыла башлагач, нәзарәт белгечләре финанс оешмасында тагын тышкы шәригать аудиты да ясый. Хәзерге вакытта Россиянең иң эре финанс оешмалары нәзарәтнең шәригать күзәтчелеге астында эшли, – дип сөйләде мөфти.
Сүз уңаеннан, корылтай барышында Камил хәзрәт кабат Татарстан мөфтие вазыйфасына сайланды. Бирегә җыелган 1520 имам бертавыштан Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасын хуплады. Шул рәвешле ул Татарстан мөфтие вазыйфасына дүртенче тапкыр сайланды. Корылтай барышында Татарстанның Баш казые да билгеле булды. Утыз ел гомерен шушы вазыйфага багышлаган Җәлил хәзрәт Фазлыев кабат Татарстанның баш казые итеп сайланды.
Аннан барлык делегатлар XIII республикакүләм ифтарда катнашты. Быелгы ифтарга 13 меңләп кеше киләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Чынлыкта традицион чарада катнашырга теләүчеләр саны күпкә күбрәк булып чыкты. Һәрхәлдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә ул көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Оештыручыларга афәрин: бар да елдагыча югары дәрәҗәдә, бөтен нечкәлекләренә кадәр истә тотып әзерләнгән. Ә менә кунаклар арасында төрлесе бар иде. Кайбер кардәшләребезнең үз-үзен тотышы, гамәлләре өчен уңайсызлану гына түгел, кызарырга ук туры килде. Күңелдә бары бер теләк: республика ифтары ел да көтеп ала торган зур бәйрәм, мөселманнарны бергә җыя, берләштерә, уйландыра, күңелләрне пакьләндерә торган чара булып калсын, үз йөзен югалтмасын иде! Мөселманнар да бирегә, үз йөзен, үз дәрәҗәсен югалтмыйча, күңел хакына йөрсен!
XIII республика ифтары саннарда
– Быелгы республика ифтарында 13 мең кеше катнашачак, дип фаразланган иде, чынлыкта ифтарга килүчеләр саны 14 меңнән артып китте.
– Бер ланч-бокс 750 сумга төшкән.
– Ике павильонга 21 000 кв. м ковролин җәелгән.
– Авыз ачу өчен 2100 өстәл куелган.
– Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13000 данә чәкчәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез