Быел туган илебезнең фашистлар Германиясен җиңеп, бәхетле, тыныч тормышта яши башлавына 80 ел тулды. Шушы еллар эчендә ничә тапкыр таң атып, ничә тапкыр кояш баеган, кар, боз, яңгыр яуган, күпме вакыйгалар булып узган, күпме гомер үткән!
Ләкин сугыш утын үз куллары белән сүндергән карт солдатлар, ветераннар өчен күп түгел ул. Улларын, ирләрен көтүче аналар, әтиләрен көткән балалар өчен дә күп түгел. Бу кешеләрнең күңелендә сугышның дүрт елын шушы 80 ел яшәгән гомере каплый алмаслык яра, истәлек бар. Бу изге җаннарга – Бөек Җиңү таңын якынлаштыру өчен бер нәрсәне дә, хәтта үзләренең бары бер генә килә торган гомерләрен дә кызганмаган батыр йөрәкле, аяусыз ветераннарга күпме генә рәхмәт әйтсәк тә – аз, нинди генә ярдәм күрсәтеп, нинди генә матур сүзләр белән йөрәкләрен җылытсак та җитәрлек булмас. Минемчә, үзеңнең газиз туган илең өчен көрәшү – иң зур батырлык.
Республикабыз каһарманнары Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта үз җаннарын да аямаган. Районыбызның сугыш ветераннары илебезнең орден-медальләре белән бүләкләнде. Алар арасында данлы хатын-кызларыбыз да бар.
Минем дәү әниемнең әнисе дә – әнә шундый каһарман кешеләрнең берсе. Аның яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә.
Дәү әниемнең әнисе Галимҗанова Гөлбахар Галимҗан кызы 1920 елның 25 гыйнварында Норма авылында Бибигарифә белән Галимҗан гаиләсендә 7 нче бала булып дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдагы һәр йорттан берәр кешене сугышка алырга дигән хәбәр булган, шунда дәү әниемнең әнисен 1942 ел башында сугышка җибәргәннәр, йортта башка сугышка китәр яшьтәге ирләр булмаган.
Гөлбаһар сугышка алынганның беренче көннәреннән Ленинград шәһәрен саклый торган 0243 нче номерлы хәрби аэростат частена билгеләнә. Алар каршылык аэростатлары дигән җайланмалар белән Ленинград күген немец бомбардировщикларыннан саклаганнар. Аэростат постында 10–12 кеше хезмәт куйган. Дәү әниемнең әнисе хезмәт иткән частьта барысы да хатын-кызлар булган, бары тик командирлары гына ир-ат булган. Аэростат шары – ул 400–675 куб метр сыешлы һава шары, һавадан җиңелрәк булган водород тутырылып, лебедка ярдәмендә күккә җибәрелә. Аэростат постлары шәһәр кырыенда, Ладога күле ярларында шахмат тәртибендә урнаштырыла. Аэростат шарлары һавага 3–4 км биеклеккә нык тросслар белән күтәртелгән. Шарлар һава һөҗүмнәре вакытында дошман истребительләренә шәһәргә якын килергә һәм бомбага тотарга комачаулаганнар. Фашист бомбардировщиклары объектларга һавадан түбәнрәк төшеп, төбәп атарга тырышканнар. Немец самолетлары аэростатка беркетелгән троссларга бәрелеп җимерелеп төшкәннәр яки 5–7 км югарыдан гына оча алганнар, шуңа күрә үзләре белән һавага алып менә торган бомбаны әзрәк алырга мәҗбүр булганнар.
Күп вакыт аэростатларга дошман һөҗүм итеп, эчендәге водород санаулы минутлар эчендә янган, һәм кызлар аның тишкәләнгән кабыгын җиргә төшереп ремонтлаганнар. Гөлбаһар әбием белән бергә татар кызлары сугышкан: Балтач районының Яңгул авылыннан Газизуллина Әминә, Мөхәммәтгалиева Җиһан апа, Саба районыннан Ханова Гөлбикә, Кукмара районы Өлге авылыннан Салихова Хәтирә, Каргалы авылыннан Яппарова Мәгъмүрә, Мостафина Рәйсә, Хөснуллина Разыя (кайсы районнан икәне билгесез) апалар. Бу мәгълүматларны мин дәү әниемнең әнисе белән бер частьта, бер постта, иңгә-иң торып сугышкан, күптән түгел генә вафат булган Кукмара районының Өлге авылында гомер иткән Салихова Хәтирә Фәләх кызыннан алдым. «Безне – татар кызларын командирлар бик хөрмәт иттеләр, башка кызларга тәртипле, чиста-пөхтә булуыбызны үрнәк итеп куйдылар», – дип сөйләде Хәтирә апа.
Гөлбаһар әби сугыштан 1945 елның июль аенда кайткан. Сугышта куйган хезмәте турында 1945 елның 4 июлендә имзаланган характеристикасы күпне сөйли.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Галимҗанова Гөлбаһар 1943 елның 4 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы карары белән «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.
Ә бу вакытта аның туган йортында газиз әнисе белән авыру әтисе генә торып калган була. Дәү әниемнең әнисе сугышның башыннан ахырына кадәр туган илебезнең тынычлыгы өчен көрәшә. Сугыш тәмамланганнан соң авылга кайткач, аңа артта калган хуҗалыкны, җимерелгән тормышны аякка бастырырга туры килә. Инде гаиләнең бөтенлегенә куанып яши башлагач кына, дәү әниемнең әтисе үлеп китә, ул гына да түгел, әнисе сукырая. Бөтен урамны су белән тәэмин итеп торган кое баганасын алыштырырга үз бакчасындагы агачтан баганалык агач кисәргә менгән җирдән Гөлбаһар әбиемнең фаҗигале төстә 1958 елда гомере өзелә. Тугыз яшендә ятим калып, сукыр әби тәрбиясендә үскән дәү әниемнең йөрәк әрнүендә дә ачы сугыш кайтавазы яңгырый.
Минем дәү әниемнең әнисе кебекләр бик күп булган. Кайберләре җиңү көнен күрә алмыйча сугыш кырында мәңгегә башларын салганнар. Аларны зарыгып көткән аналарның бу кайгылы хәбәрне ишеткән йөрәкләре мең кисәккә телгәләнеп, сыкрый-сыкрый елагандыр. Вакыт барысын да дәвалый, диләр. Ләкин мин моның белән килешә алмыйм. Сугышта баласын югалткан аналарның йөрәкләреннән бу кайгы җуелмый, алар белән бергә яши, бергә ләхеткә кереп ята. Бу җир йөзендә адәм баласына килә торган гомерлек газап белән бер. Моны күргәннәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, белмәгәннәргә – берүк белдермәсен.
Сугыш... Бу сүздә күпме кайгы, сагыш, күз яше. Бу турыда күпме китап язылган, кинофильмнар төшерелгән, истәлекләр сакланган. Ләкин һаман да нидер әйтеп бетерелмәгән, сугыш елларының авыр кайгысы җиңеләймәгән кебек. Еллар үткән саен, сугыш безнең өчен тарих кына булып кала. Аның соңгы ату тавышларына да күпме еллар узды. Әмма халкыбызның сугыш кырында һәм тылда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәркемнең йөрәгендә. Сугыш җиле кагылмаган гаилә юктыр ул.
Таһир Гарипов,
Сәрдекбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез