“Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе” 26 ноябрьдә “Фәрештә канатлары” акциясен үткәрә. Бөтен ил күләмендә – Россиянең 70тән артыграк төбәгендә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр Ана көненә үзләрен саклаучы-яклаучы фәрештәләре рәсемен ясаячак дигән сүз бу.
Балалар үз фәрештәсен ничек күз алдына китерә – шулай сурәтләячәк. Акциянең Ана көне (ноябрьнең соңгы якшәмбесе) алдыннан үткәрелүе очраклы гына түгел. Билгеле булганча, фәрештә, әни кебек үк, изгелек, мәхәббәт, кайгырту һәм коткаруны гәүдәләндерә. Шуңа күрә акциядә катнашучыларның күбесе нәкъ менә әнисен сурәтли дә.
 Сүз уңаеннан, акциянең 2014 елдан бирле уздырылып килүен искәртик.
 Анда катнашуга иҗтимагый оешмалар чакырыла.
 Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән сайтта (https://многодетные-семьи.рф/krylya_angela) танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез