Газетага язылу

Куренков: «Татарстан – халыкара чара үткәрү урын итеп очраклы гына сайланмады»

3-5 сентябрьдә Казанда узучы «Комплекслы куркынычсызлык» XVI куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары халыкара салонының урыны очраклы түгел. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков форумның пленар утырышында әйтте.

«Бүген без халыкара чара тарихында яңа битне ачабыз. Озак вакыт эшләү дәверендә комплекслы куркынычсызлык салоны беренче тапкыр үз географиясен киңәйтә һәм алга таба ышанычлы адым ясый. Төбәк мәйданы итеп  Татарстан сайланды һәм бу очраклы түгел. Чөнки нәкъ менә Казан илебезнең алдынгы фәнни-техник, сәнәгать, иң мөһиме – инновацион үзәкләренең берсе булып тора. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге күләмле чараны әзерләүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтәсем килә. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт», – диде ул.

Александр Куренков әйтүенчә, уртак көч белән салонны иң югары дәрәҗәдә уздыруны оештырып кына калмыйча, Идел буенда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен укыту-тренировка үзәге булдыруга да ирешкәннәр. «Бүген аңа тиңнәр юк. Бу – үзенчәлекле проект, ул бөтен илдән коткаручыларны, шулай ук чит илдәге хезмәттәшләребезне  өйрәтү һәм күнегүләр үткәрү өчен нигез булачак», – диде федераль министр.

Аның әйтүенчә, салонның күргәзмә экспозициясе кысасында куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы фәнни казанышлар һәм алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителде. «Теләге булган һәркем гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын сүндерү өчен кулланыла торган техниканың, янгын сүндерү җайланмаларының өр-яңа үрнәкләре белән таныша алачак», – диде ул.

Александр Куренков сүзләренә караганда, халыкара салонның бай эшлекле программасы Россия белгечләренә һәм чит илдәге партнерларга куркынычсызлык өлкәсендәге иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышырга, шулай ук аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә мөмкинлек бирәчәк. «Халыкны, территорияләрне һәм объектларны саклауның заманча алымнарына аерым игътибар биреләчәк. Уналтынчы халыкара салон коткару технологияләрен алга таба үстерүгә һәм камилләштерүгә хезмәт итәчәк дип ышанам. Барлык катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш, конструктив диалог һәм имин дөньяга таба юлда яңа идеяләр эзләүләрен телим», – диде Александр Куренков.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре