повестыннан өзек
…Күкләр караңгыланып, ара-тирә яшеннәр яшьнәп, яңгыр яварга исәпләп торса да, минем кабаланып, йөгерә-атлый барып җитүемә Асия гадәттәге урынында – ярдан җиде-сигез адымнар читтәрәк үтә торган сукмак янындагы өянке кәүсәсе өстендә утырган килеш акрын гына җырлый, моңая иде. Бик ачык ишетелмәсә дә, миңа шулай тоелды. Актүш исә каядыр читкәрәк киткәнме, яр буендагы куаклар арасында иснәнеп йөриме, өйдә калганмы, күренми. Ара әле хәтсез генә булса да, гүзәлемне күрү шатлыгыннан хисләремне, үземне тыя алмыйча, иләсләнеп, кычкырып җибәрдем.
– Асия! Исәнме, Асия! – Гүя яр буенда моңаеп утырган бу кызның башка кеше түгеллегенә, ә бәлки мин бөтен күңелем белән үз итеп өлгергән, яраткан кешем икәненә ышанасым килә иде. Һәм кычкырган шәпкә йөгереп тә киттем. Асия дә торып басты. Яткан агачны ничектер җиңел генә атлап чыгып, ике кулын алга сузыбрак, ашыгып, тавыш килгән якка, минем тарафка атлый башлады.
– Асия, тукта! Урыныңда тор, килмә! – Егылмасын, абынмасын гына ул берүк. Ә үзем, янына җитеп, кулларым белән аны ике нәфис кулыннан тотып алганчы, сөртенә-сөрлегә диярлек, сулышым кабып, каршысына чаптым, кочагына атылдым.
– Көттеңме, матурым? Бердәнберем минем.
– Зөлфәт, синме бу? Шундый сагындым үзеңне, шундый сагындым. – Ул да, янындагы кешенең мин икәненә ышанасы килгән сыман, кулларын кулымнан алып, хисләнеп һәм ашыгып ике як яңагымнан, күзләремнән, маңгаемнан, аннан соң иңбашларымнан, чәчләремнән сыпырып, барлап чыкты да, «аһ» итеп, талчыбыктай зифа гәүдәсе белән миңа сыенды. Без кочаклаштык. Бу мизгелләрдә йөзендә кояштай якты елмаю, чиксез шатлык иде аның. Мин исә аңардан да ныграк куандым. Сөенечтән, күрешү бәхетеннән дулаган хисләремнән аз гына айнып:
– Мин дә сине күрергә зар-интизар булдым. Мин дә сине бик сагындым. Назлы гөлем, тугай чәчәгем минем, – дия алдым. Дулкынлануларым һаман кимемәстән, тыелып кала алмыйча, башта ике як битеннән, аннан соң тулышкан чиядәй алсу иреннәреннән татлы итеп үбеп алдым, юка гәүдәсен кабат җан көчемә күкрәгемә кыстым. Бу минутларда икебез дә янәдән үтә бәхетле идек без.
Сөенечебезгә, җил борылып, яңгыр болыты да, күкрәүләре белән төньякка, безнең төзелеш ягына авышып маташа иде. Без яткан агач яныннан кузгалдык та, гадәттәгечә җитәкләшеп, күп тапкырлар йөргән сукмак буйлап, акрын гына үзебезнең тугай-болыннарны барларга тотындык.
– Ярый килеп җиттең әле, Зөлфәт. – Асия үзенең кечкенә учы белән кулымны кыса-кыса биш-алты адым тын гына барды да, сүзен дәвам итте. – Син югында әллә нәрсәләр уйлап бетердем шунда. Төшенкелеккә бирелдем, коелыплар төштем. Бүтән гел килмәссең, мине бөтенләйгә онытырсың сыман тоелды. Көн саен очрашканда башыма андый уйлар керми иде. Синсез калгач, әллә нишләп кинәт кенә шикләрем куерды. Башка, элекке көннәрне дә болай гына, йә кызганып, вакыт үткәрергә генә йөргәнсеңдер, дип уйлап хафаландым, икеләндем. Сукыр кыз белән кем җитди итеп йөрсен дә, кем аны чынлап торып яратсын? Кияүгә чыгу турында бөтенләй уйламыйм да инде мин. Кичә өйдә шуларны тагын бәйнә-бәйнә уйладым да елап алдым. Аннан соң, сине яклап, ул яхшы егет, алай уйлама, дип үз-үземне туйганчы орыштым. Моңарчы син минем белән чын, ихлас, эчкерсез булдың бит, Зөлфәт, әйеме? Мине сокландырган, кайчакта тетрәндергән шигырьләрне дә, чын күңелеңнән, мине якын итеп, үз итеп укыдың, шулаймы? Син аз гына да алдашмадың, икейөзлеләнмәдең, мәгънәсез тәкъдимнәр дә ясамадың, ул турыда уйламадың да бит, Зөлфәт, дөресме?
– Дөрес, матурым.
– Шулар исемә төшкәч, яңадан бөтен барлыгым белән сиңа ышана, сине көтә башладым. Начар уйларны үземнән бөтенләй кудым. Дөрес эшләгәнмен бит, әйеме? Күкләр күкрәп, яңгыр яварга торса да, әйткән көнендә, сәгатендә килеп җиттең ич, менә.
– Яңгыр түгел, таш яуса да килә идем, Асия. Вәгъдә иттем ич. Эш вәгъдәдә дә түгел. Сизмисеңме әллә, син дә минем өчен бик якын, бик газиз кешегә әйләндең, Асия. Минем турыда беркайчан да начар уйлар уйлама, яме. Күрмим дип тә кимсенмә. Ходай насыйп итсә, без синең күзләреңне ачтырабыз. Терелтәбез әле. Менә күрерсең. Әйттем бит инде, Ирек дигән егетебез өч атналар элек үк әтисенә синең хакта аңлатып хат юллаган иде. Үткән җомгада, мин авылга кайтып китәр алдыннан, җавап та килде. Аз гына сабыр итсен, көзгә таба үзебезгә чакырып алып тикшерербез, шуннан соң нәрсә эшләргә кирәклеге ачыкланыр, дигән. Ирек әйтә, аз гына өмет булса да, әти ярдәменнән ташламаячак, барысын да эшләячәк, ди. Бирсен генә Ходай. Кирәк булса, Мәскәү профессорларына да барып җитәрбез. Син бит дөм сукыр түгел, димәк, өмет тә бар. Тереләчәгеңә чын күңелдән ышанам мин. Башкача була алмый.
– Рәхмәт яхшы сүзләреңә. Юатуыңа. Минем өчен борчылып, мәшәкатьләнеп йөрүләреңә. Язмыш бәлки бер шулай елмаеп та куяр әле. Тик син минем хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә савыкканымны беләсеңме соң әле, Зөлфәт? – Бу юлы гүзәл кызның йөзендә серле бер елмаю иде.
– Ничек, Асия, син яхшырак күрә башладыңмы әллә?
– Ничек аңлатыйм соң? Күзләрем элеккечәдер бәлки. Тик алар, кем әйтмешли, маңгай күзләре генә ич. Ә менә күңел күзем... Әйткәнемчә, син кайтып киткәч мин озак уйландым. Хисләрне барлау, аларның чынлыгына инану өчен бәлки шулай вакытлыча аерылып тору кирәк тә булгандыр. Һәрхәлдә, шушы бер атна эчендә мин синсез ничек ямансу, ничек кыен, синсез дөньямның ничек караңгы икәнен аңладым. Кешегә ияләшү генә тиз икән ул. Соңгы көннәремдә сине юксынудан еларга җитешеп, башта шикләнеп, соңыннан өметләнеп, килгәч сиңа әйтәсе сүзләремне кабатладым. Ә аннан соң, барлап-кабатлап бетергәч, бүген көне буе әйтергәме-юкмы, дип икеләнеп йөрдем. Әйтим әле, янымда син булганда әйтеп калыйм. Беркөнне китеп барырсың да кемгә әйтермен аннары?
Асия азга гына тынып калды. Мин дә, никтер, сүз ката алмадым. Әйт, димәдем. Икебез өчен дә бик мөһим сүзләр әйтеләсен сизә идем. Бары акрын гына барган җирдән аны тагын туктаттым да, ике куллап биленнән алып, үземә якынрак китердем. Ул кабаттан томырылып кочагыма сеңде. Шулай икебез дә берничә мизгел дәшми торгач, ул, ничектер бераз каушабрак, тотлыгыбрак сүзен дәвам итте:
– Зөлфәт! Хәзер генә, сине очраткач кына мин шуны аңладым: юньләп күрмәсәм дә, яктыны караңгыдан гына аера алсам да, баштагы дөньям, сиңа кадәр булган синсез дөньям чыннан да дөм караңгы булган бит. Көннәрем дә, төннәр кебек, һичбер яктысыз, нурсыз булганнар. Ә бүген күңел күгемдә кояшым бар минем. Күңелем якты, шатлыклы, балкышлы хәзер, күзләрем ачылган кебек. Син, бары тик син генә ачтың миңа аларны. Эчкерсез дуслыгың, саф күңелең, керсез яратуың белән, шигырьләрең белән. Күпме яңа төсләр, бизәкләр хәзер җанымда. Рәхмәт сиңа, Зөлфәт, мәңге рәхмәт. Күктәге ерак кояш нәрсә ул? Син бит минем күңелемдәге кояш. Күңел күгемдәге батмас кояш. Яртылаш савыктым, дим икән, күңелемдә илаһи яктылык, җанымда син китергән олы сөенеч, сөю булганга әйтәм. Яратам мин сине, Зөлфәт. Китмә, югалма гына. Син китсәң, миңа ни булыр? Нишләрмен мин? – Асия күкрәгемә башын куйган килеш аккош канатыдай куллары белән мине кочаклады. Ул җиңелчә генә калтырый иде.
Җанымны биләп алган хисләр өермәсеннән мин башта сүз әйтә алмыйча тордым. Икенче мизгелдә яратудан бөтенләй исереп, аны битеннән, күзләреннән, мәхәббәт тулы кабарынкы алсу иреннәреннән ярсып үбәргә тотындым. Үбә-кочаклый, сулышым кабып:
– Мин дә сине өзелеп сөям, бәгърем. Без мәңгегә бергә калачакбыз, – дидем.
Мондый сылу кыз белән үбешү-кочаклашуны әйткән дә юк. Егерме яшькә җитеп, әле моңарчы беркемнең дә миңа андый сүзләр әйткәне, яратам дигәне юк иде. Егет солтаны түгеллегемне, мөмкинлекләремне яхшы белгәнгәме, Асияне очратканчы мин андый сүзләрне беркемнән дә, беркайчан да көтмәдем дә. Яшьлегемнең иң гүзәл, иң кабатланмас мизгеле эчендә икәнемне мин бу вакытта яхшы аңлый идем. Шушы чиста җанлы, моң тулы күңелле чәчәктәй кыз миңа гомергә онытылмаслык сүзәр әйтте. Сөюен белдертте. Бәхетем язгы ярсу ташудай, шушы киң тугайларга сыя алмыйча тулышып, ургып ташый иде. Миңа андый сүзләр әйтүче, мине кояшка тиңләп күкләргә күтәрүче, ихлас сөюче кеше бүтән беркайчан да булмаячагын, очрамаячагын да ул вакытта ук белә идем. Бу тәгаен иде. Язмыш кая гына ташласа да, башка Асия, аңа тиң зат булмаячак. Ә күзле чибәрләрне мин үзем үк ярты чакрымнан урап узачакмын. Урап узмасам да, бер нәрсә дә үзгәрмәячәк. Чөнки алар барысы да башта кешенең буй-сынына, йөзенә, килеш-килбәтенә карыйлар. Шуңа карап йә битараф калалар, йә яраталар. Ә мине күп вакыт гомумән күрмиләр дә. Алар өчен мин гүя бөтенләй юк. Кешенең күңеле, эчке дөньясы аларны аз кызыксындыра. Маңгай күзе булу аларны азындыра. Азындырып кына калмый, күңел күзен дә каплый, сукырайта. Асия мине күңел күзе белән күрде, күңел күзе белән яратты. Күзләре камил булып, минем сары кашларны, тәбәнәк буемны күрсә, ничек булыр иде икән? Яратыр, ул мине андый очракта да ярата алыр иде. Ул чакны, ул тугайда Асияне тыңлап, бәхетемнән башым әйләнеп, хисләрем мөлдерәмә тулганда, мин шулайрак уйладым…
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез