Шимбә көнне Казанның Изумрудное күле янәшәсендә “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырылучы “Россия Суы” дип аталган Бөтенроссия өмәсе узды. Чарада 300 кеше катнашты.
Өмә “Чисталык марафоны” квест уены формасында уздырылды. 62 команда бер сәгать эчендә 831 килограмм чүп-чар җыйды. Шуның 130 килограммы пластик, 285 килограммы пыяла, 416 килограммамы катнаш калдыклар. Чүпләрне капчыкларга салып үлчәсәк, 37 капчык пластик, 38 капчык пыяла һәм 63 капчык катнаш калдык җыелды.
Өмәне Татарстанның Экология һәм табигать министрлыгы оештырды. Аларга Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итте. Өмәдә катнашучыларга экология министры Александр Шадриков зур рәхмәтләрен җиткерде.
– Татарстан өченче ел рәттән “Россия суы” акциясендә беренче булды. Без һәр елны яшьләрнең экологиягә яхшы мөнәсәбәтен күрәбез. Бу сөендерә дә. Башкарган эшләрбез – илнең киләчәгенә өлеш ул, – диде министр.
Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер журналистларга Казансу чистартулары турында сөйләде. Баксаң, елгадан 55 өем чүп, 2,5 мең тоннага якын агач чыгарылган.
– Башкарасы эшләр бик күп. Әмма эшләнелгәннәре күңелне шатландыра. Күз алдында елгалар савыга. Без чистартып киткәч, биредә ял итүчеләр күбәя. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, ял итүчеләр елгаларны сакласын иде, – ди Дмитрий Шиллер.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Денис Александров та өмәгә килгән яшьләргә рәхмәтен җиткерде.
– Өмәдә катнашучылар күл буйларын гына җыештырып калмый, үзләренә кирәкле сабак та алалар. Бар да чисталыктан башлана. Тирә-ягы чиста кешенең, уе да, гамәләре дә начар булмый, – ди ул.
Изумрудный күлен 15 дайвер чистартты. Алар елдан-ел күлнең чистаруын әйтә.
– Элек күл астындагы чүпләрне КамАЗлар белән чыгарырга туры килде. Анда мотоцикллар, коляскалар да, тәгәрмәчләр дә, велосипедлар да бар иде. Хәзер суда күбрәк пластик шешәләр генә. Аны да бетерәсе иде. Ул шешәләр суда яшәүчеләр өчен куркыныч тудыра бит, – ди алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез