Кыздырмый, көйдерә: Татарстанда температура +38 градуска кадәр җитәчәк

Бу көннәрдә җәй җәйлеген итә. Эссе көннәрнең кайчан сүреләсен көтеп яшәп ятыш. Кайбер районнарда көндезге һава температурасы +38 градуска кадәр җитә. Мондый челләдә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Эссе көннәр башлануга Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә чакырулар ике тапкыр диярлек арткан. 1 нче номерлы подстанция фельдшеры Наталья Иванчик сүзләренә караганда, челләдә аңын югалтып егылучылар шактый икән.

– Кибеткә чыккан җирдән хәле авыраючылар да бар. Шуңа күрә ашыгыч эшең булмаса, кояш аеруча кыздырган сәгатьләрдә урамга чыкмавың хәерлерәк. Чыккан очракта башка кияргә, үзең белән чиста су алырга кирәк, – ди фельдшер.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Гәбделганиева сүзләренә караганда, бу көннәрдә гипертония, йөрәкнең ишемик авырулары кискенләшкән.

– Аеруча эссе көннәрдә яше 65тән узган, ачык һавада эшләүче, хроник йөрәк, сулыш юллары авырулары, психик тайпылышлары булган, шикәр чиреннән, депрессиядән интеккән, баш миенең кан әйләнеше бозылган кешеләргә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, – ди табиб.

Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева җәйге челләдә һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләргә дә сак булырга киңәш итә.

– Аномаль эссе көндә аларның да хәле авыраерга мөмкин. Неврологиягә бәйле авырулары булган кешеләр мондый көннәрне өйдә, бакчада уздырырга тырыша. Шуңа күрә безгә килүчеләр артты дип әйтә алмыйм. Челләдә температураны кисәк үзгәртүдән сакланырга кирәк. Юкса күпләр, эсседән тизрәк кондиционерлы салкын бүлмәгә кереп, кайнар мунчадан соң салкын суга сикереп суынмакчы була. Бу бик күп кенә чирләрнең, шул исәптән неврологиягә бәйле авыруларның да баш калкытуына китерергә мөмкин, – дип кисәтә ул.

Эсседә йөрәк турында да онытырга ярамый. Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов шулай ди. Соңгы арада аның бусагасын таптаучылар аеруча күбәеп киткән. Эсседә өлкәннәр арасында ярдәм сорап килүчеләр бигрәк тә күп икән.

– Күпләр йөрәк турысы борчып тору, кан басымы уйнаудан зарлана. Чамадан тыш эсселек канны куерта. Бу – үз чиратында тромб килеп чыгарга мөмкин дигән сүз. Шуңа күрә чамадан тыш эссе көннәрдә инфаркт, инсульт куркынычы да арта. Эсседә астма өянәге дә көчәя, – дип кисәтә табиб.

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы фельдшеры Лилия Садыйкова да, астмадан интеккән кешеләргә бу көннәрдә аеруча авыр, ди.

– Андый диагнозы, йөрәк авырулары булган, кан басымы уйнап интектергән авылдашларны, эсседә урамга чыгып йөрмәгез, дип кисәтеп торам. Күпләр хәл юклыктан зарлана. Медпунктка көчкә килеп җиттем, дип зарланучылар да, өйдән чыгар хәлем юк, үзең килеп кит әле, диючеләр дә шактый. Араларында бушлай УЗИ узарга бару өчен бераз көннәр сүрелгәнне көтеп ятучылар да бар, – ди фельдшер.

Якын арада көннәр сүрелергә охшап тора үзе. Һәрхәлдә синоптиклар, атна ахырына температура бераз төшәчәк, дип ышандыра. Татарстан буенча Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген-иртәгә көндез +33...+35 градус, төнлә +18...+20 градус җылы булачак. Атна азагында исә көндезге һава температурасы +18...+23 градуска кадәр, төнлә +13...+15 градуска кадәр төшәчәк.

Аңарчы чамадан тыш эссе көннәрне ничек уздырырга? Табиблар түбәндәге гади генә киңәшләрне истә тотарга куша

– Көн, дәвамында, ким дигәндә, 2 литр чиста су эчегез. Җәйге челләдә сусамасаң да чиста су эчәргә кирәк. Бу организм сусызланмасын өчен кирәк. Аномаль эссе көндә газлы су, исерткеч эчемлекләрне гомумән кулланырга ярамый. Каһвә эчүне дә кичектереп тору хәерле.

– Челләдә көненә 4–5 тапкыр, аз-азлап, җиңелчә ризык белән тукланырга кирәк. Майлы кыздырылган ризыклардан баш тартып, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү хәерле.

– Кондиционерны да дөрес итеп кулланырга кирәк. Ул суытканда бүлмәдәге һава температурасы 25 градустан да артмасын. Урамдагы һава температурасы белән аерма 5 градустан да күбрәк булырга тиеш түгел.

– Урамга кояштан саклаучы крем сөртеп, табигый материалдан тегелгән күлмәктән һәм башыгызга киеп кенә чыгыгыз.

– Эсседә физик эш, физик күнегүләрне дә чикләргә кирәк. Йөрәк авырулары  булган кешеләргә, балаларга ерак юлга чыкмау хәерле.

– Җәйге челләдә барлык даруларны да суыткычта саклагыз. Бүлмә температурасы 25 градустан артса, аларның күбесе бозылырга мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре