Газетага язылу

Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар әзерләү өчен уку комплексы ачылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән Лаеш районы Столбище авылында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар әзерләү өчен уку-күнегүләр комплексын, шулай ук яңа янгын сүндерү-коткару частен (ПСЧ-80) ачты.

Чарада Федерация Советының Оборона һәм иминлек комитеты рәисе Владимир Булавин, Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков катнашты.

“Илдә тәүге шундый зур уку комплексы бу. Үзәк территориясендә махсус уку мәйданчыклары булдырылган. Аларның һәркайсы авария-коткару эшләренең аерым төренә багышланган. Барлык уку урыннары заманча тренажерлар белән тәэмин ителгән. Алар максималь дәрәҗәдә чынбарлыкка охшатып, ә иң мөһиме – куркыныч тудырмыйча, теләсә кайсы гадәттән тыш хәлләрне “ясау” мөмкинлеге бирә”, – диде министр.

Рөстәм Миңнеханов Лаешның республика өчен аерым бер район булып торуын билгеләп үтте. Биредә икътисад динамикалы төстә үсә, яңа торак кварталлар, сәнәгать объектлары төзелә. “Боларның барысы да иминлек мәсьәләләренә җитди игътибар таләп итә. Әлеге объектның янгыннар һәм гадәттән тыш хәлләрдән нәтиҗәле саклауга, ә иң мөһиме – кешеләрнең гомерен коткаруга ярдәм итәсенә ышанам”, – диде ул.

Республика Рәисе яңа уку полигонын, горурланырлык,  дип бәяләде. Объект коткаручыларның күнекмәләрен саклау гына түгел, бәлки аларны даими камилләштерү мөмкинлеге дә бирәчәк. “Безнең өчен республиканың янгыннан сакланылышын көчәйтү һәм авыл территорияләрен үстерү буенча тагын бер мөһим этап бу”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ә инде уку комплексы янәшәсендә урнашкан янгын сүндерү-коткару часте районда яшәүчеләр өчен ышанычлы калкан булып хезмәт итәчәк. Биредә 12 торак пунктта 25 меңнән артыграк кеше яши. Алар янгын сүндерүдә һәм авария-коткару эшләрен башкаруда тизрәк ярдәмгә исәп тота алачак, дигән сүз.

Комплексны 250 көн эчендә төзегәннәр. Беренче катта уку класслары, инструкторларның бүлмәләре, ашханә, медицина блогы урнашкан. Икенче катта – торак бүлмәләр, ял зонасы, җыелышлар залы. Биредә Рөстәм Миңнехановны һәм Александр Куренковны 2028 елда Татарстан үрнәгендә Красноярск краенда файдалануга тапшыру күздә тотылган уку комплексы макеты белән таныштырдылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре