Ләйлә Фазлыева: «Без бүген тарих язабыз»

Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Казандагы 3 гимназиядә ачылган сайлау участогында тавыш бирде. Аның сүзләренә караганда, Бердәм сайлау көнендә катнашу – Татарстанны яратуыңны аңлату көне.

«Сайлау минем өчен бәйрәмгә тиң, – диде Ләйлә Фазлыева. – Балачактан гаилә белән бергә сайлауга бару үзе бер традиция иде. Бу көннәрдә мин балачак хисләрен яңартам. Бердәм сайлау көне ул – Татарстанга яратуыңны аңлату. Монда минем якыннарым яши. Республика елдан-ел үсә.Тикмәгә генә Татарстан иң алдынгы төбәкләрнең берсе димиләр.Моңда сайлауларга килүче халыкның өлеше әйтеп бетергесез. Без бүген тарих язабыз. Республика халкының актив гражланлык позициясе, республиканы яратулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Аларның һәркайсы үз эше белән киләчәк буынга тирән эз калдыра».

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, һәркемнең тавшы ишетелергә тиеш. «Мин төбәгемнең алга таба да үсүен телим, димәк, дөрес итеп сайларга кирәк. Илем алга таба үссен өчен, минем тавыш ишетелергә тиеш», – диде вице-премьер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре