Лидия Әхмәтова: «Ирем музыкант булмаса, миңа авыррак булыр иде»

Татарча джаз кемнән башланган? Талантларның читкә китүен ничек туктатырга? Эстрадага гына таянуның куркынычы нәрсәдә? Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры җитәкчесе, профессор Лидия Әхмәтова белән бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

– Эшләү дәверендәге күзәтүләрегездән чыгып әйтегез әле: тамашачы зәвыгы ничек үзгәрде?

– Филармония 30 га якын җанр тәкъдим итә һәм аларның һәрберсенең үз тамашачысы бар. Тамашачының гомуми образын сурәтләсәк, ул зыялы, әзерлекле. Джаз тамашачысы да әзерлекле, кызыксынучан. Чөнки джаз – катлаулы жанр, шуңа күрә безнең концертларга музыкаль нигезе булган, кечкенәдән тыңлап үскән кешеләр килә. Без даими юлда, һәр җирдә тын да алмый тыңлаган, кызыксынучан үз тамашачыбызны табабыз. Казанда оркестрыбызның концертлары аншлаг белән үтә. Россиянең кайсы гына почмагында чыгыш ясасак та, Мәскәүнең «Зарядье» залы булсынмы ул, Санкт-Петербург филармониясеме, Чиләбе, Златоуст, Чабаксар, Тольятти, Самара, Пермь, Владимир, Ижау, Троицк, Сочи, Ростов шәһәреме (бу калаларда джаз фестивальләрендә чыгыш ясадык) – җанлы музыкага, тынлы уен коралларына, импровизациягә мөкиббән тамашачыга тап булабыз.

– Казанны мәдәни башкала дип әйтеп буламы?

– Казан, чыннан да, мәдәни башкалага әверелде. Ул ил-көн алдында бөтен яктан да уңганлыгын, булганлыгын даими раслап тора. Икътисадый форумнар булсынмы, спорт, мәдәни чаралармы – алар барысы да югары дәрәҗәдә уза. Мәдәни өлкәне алсак, нинди генә кызыклы алымнар уйлап тапмыйлар бездә. Әле беркөн генә укыдым: Боз сараенда симфоник оркестр белән берлектә «Шүрәле» балетын куячаклар. Гомумән, бик күп жанрлар үсештә. Татарстан – талантлар иле, дисәк тә, һич артыру булмас. Казан кызларын: фигуралы шуу буенча танылган спортчы Камилә Вәлиеваны, опера йолдызы Аида Гарифуллинаны, эстрада җырчысы Максимны гына искә төшерик. Ә Казан консерваториясен тәмамлап, дөнья театрларында эшләүче артистларыбыз күпме! Бер яктан, алар белән горурланабыз, ә икенче яктан, күңелгә моңсу да. Талантларның читкә китүе кызганыч. Шундый атаклы уку йортларыбыз, артистлар, иҗади коллективларыбыз бар икән, музыкаль театрыбыз булмау гаҗәп тә, безнең зур кимчелегебез дә.

– Музыкант Альберт Сәйфуллин Кытайда баланы кечкенәдән музыкага һәм нинди дә булса уен коралында уйнарга өйрәтүләрен әйткән иде. Бездә бу чылбыр өзелде кебек.

– Алай гына да түгел, бала карында чакта ук, музыкаль тәрбия бирергә кирәк. Ана бала көткәндә классик музыка, халык көйләрен күбрәк тыңласа, ул балага тәрбия нигезләрен туганчы ук сала. Димәк, балалар бакчасына киткәнче үк, әни музыкаль зәвык тәрбияли, балалар бакчасы, урта мәктәпләр шушы юлны дәвам иттерә. Элек безнең балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен музыка укытучылары әзерләүче Педагогика университеты бар иде, кызганыч, ул хәзер юк. Аның музыка факультеты бик көчле, анда баян, скрипка, гитара, бәрмә уен кораллары, халык уен кораллары, кыллы уен кораллары, вокал, хор, теория, хореография бүлекләре бар иде. Музыкаль факультетны тергезергә кирәк дип саныйм. Ул чынга ашмаслык эш түгел.

– Хәзер музыкаль зәвыкны ничек тәрбияләргә кала?

– Радио-телевидениене ачсаң, эстрада... Эстрада белән генә ерак китеп булмый шул. Анда агрессив музыка, шул ук рок, мәсәлән. Ул бит күңелне ярсыта. Классик әсәрләр генә дәвалау үзлегенә ия, бу инде – галимнәр тарафыннан расланган факт. Шуңа күрә балалар бакчасыннан ук уеннар белән аралаштырып, классик әсәрләргә ияләштерергә кирәк. Бу гайре табигый нәрсә түгел. Мин Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында укыдым. 1970–1980 нче елларда безнең мәктәптә оркестр бар иде. Балалар мандолинода да, баянда да, скрипкада да, башка уен коралларында да уйнады. Безнең өйдә дә бу уен кораллары бар, әти белән өч абыем барысында да уйный иде. Ә без, өч кыз, җырладык, биедек.

– Джаз белән татар музыкасының уртак якларын табып карыйк әле.

– Икесенең дә нигезендә халыкчанлык ята. Джазны Америка музыкасы диләр, юк шул, аның нигезендә – Африка халык авыз иҗаты. Америкага Африкадан колларны китергәннәр, алар авыр тормыштан үз җырларын җырлаган. Ул җырлар катлаулы, импровизациягә корылган. Импровизация татар халык җырларына да хас. Илһам Шакиров җырларын гына тыңлагыз, күпме импровизация, хәтта джаз чалымнары бар анда.

– Бездә татар халык җырларын джаз стиленә яраклаштырырга тырышкан фестиваль булды инде, үсеп кенә китә алмады. Сәбәбе нәрсәдә икән?

– Бөтен татар җырларын да джазга яраклаштырып булмый. Күпме генә тырышсаң да, ятмый ул. Шул ук вакытта джаз интонацияләренә бай җырлар да җитәрлек. Консерваториягә укырга кергәч, «Татар җыры» конкурсында катнашкан идем. Анда «Син сазыңны уйнадың» (Нәкый Исәнбәт сүзләре, Илһам Шакиров көе) җырын башкардым. Бу – Илһам Шакиров репертуарындагы җыр, ә жюрида Илһам ага үзе утыра иде. Конкурстан соң ул: «Син бу җырны башкачарак ачтың, үз юлыңны тапкансың, шуннан тайпылма инде», – диде. Башкачарак дигәне, шул джаз чалымнары булган инде.

– Үзегезнең джазга килү очраклымы?

– Очраклылыкмы, язмышмы икән инде... Казан музыка училищесында укыганда, тормыш иптәшем Рөстәм белән таныштым. Ул тынлы уен коралы тромбон классында Геннадий Щербининда укыды. Мин исә вокал буенча Геннадий Федоровичның хатыны Клавдия Щербининада белем алдым. Менә шушы гаилә безне таныштырды дип әйтергә була. Рөстәмнең оркестр буенча укытучысы Виктор Деринг исә джаз оркестрын җитәкли иде. Ул телевизордан «Татар җыры»ндагы чыгышымны күргән дә мине оркестрга татар җырчысы итеп чакырды. Шулай итеп атаклы Олег Лундстрем оештырган джаз оркестрында эшли башладым. Оркестрның татар җырына мөнәсәбәте турында берничә сүз. Лундстрем Казанга бер төркем музыкант белән 1947 елда Кытайның Шанхай шәһәреннән кайта. Кайту белән Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Алмаз Монасыйпов кебек танылган композиторлар белән таныша. Шулай итеп татар музыкасы джаз эшкәртүендә яңгырый башлый. Аның новаторлыгын Мәскәү күрә, югары бәяли һәм үзенә чакыра. Лундстрем эшен исә аның музыканты, саксофончы Деринг дәвам иттерә. 2010 елда әлеге оркестрны кинематографиядән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә күчерделәр. Бүген аның сәнгать җитәкчесе – Сергей Васильев, мин – оркестрның директоры.

– Ике музыкант бер казанга ничек сыеша?

– Ирем музыкант булмаса, миңа авыррак булыр иде. Ул мине ярты сүздән аңлый. Аның хоббие да бит миңа ярдәм итү теләгеннән башланды. Сәхнәгә чыкканда матур алкалар тагасы килә, әмма кибетләрдә берни юк. Бер тапкыр зур алкалар алып кайттым, Рөстәмнең күңеленә бер дә ятмады. «Калайдан ясалган кебек бу. Хәзер мин сиңа үзем ясап бирәм», – диде. Зәркән әйберләренә кулы бик ятышлы. Шуннан чулпылар, милли алкалар, хәситәләр ясый башлады. Хәзер инде Рөстәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә дә, «Казан» бию ансамбленә дә, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә дә хәситәләр һәм башка бизәнү әйберләре ясый.

– Гаилә иҗатны чикли, дип тә әйтәләр бит әле...

– Икебез бер казанда кайнамасак, ул да минем туктаусыз гастрольләрдә йөрүемне аңламас иде. Тәкъдим ясагач та: «Юк, сиңа кияүгә чыкмыйм, мин бит җырчы булам», – дидем. Янәсе, юньле егет җырчыга өйләнми. Ә ул: «Җырчы булмасаң, мин сиңа өйләнмим дә», – ди. Чыгышларымны тыңлаган, ошаткан икән. «Онытылып, хискә бирелеп җырлавыңны яраттым. Син бит талантлы, шуңа күрә мин хатынымның җырлавын телим», – диде. Ә миңа иремнең аңлавы, җырлаудан тыймавы кирәк иде дә инде.

– Артист һөнәре турында төрле фикерләр йөри, ә сез – укытучылар гаиләсеннән. Мөгаен, әти-әниегез дә, артист булуыгызны түгел, укытучы булуыгызны теләгәндер.

– Әти-әнием безне бернәрсәдән дә чикләмәделәр. Кечкенәдән җырлап-биегәч, мин башка һөнәрләр турында уйламадым да. 6 нчы сыйныфта укыганда, телевизор алдык, шунда балетны күреп, гашыйк булдым. Балерина буласым килде, әмма яшем чыккан, дип аңлаттылар. 9 нчы сыйныфта укыганда, укытучыбыз булачак һөнәребез турында инша яздырды. Җырчы булырга теләвемне яздым. Сыйныфташлардан ансамбль оештырып, җырлап-биеп йөргән чак иде бит. Тик укытучы: «Музыка училищесына керә алмыйсың, анда талант кирәк», – диде. Гәрчә мәктәп данын якларга үзешчән сәнгать конкурсына 400 бала арасыннан мине сайлап җибәрсәләр дә. Беренче урынны алып кайттым. Шуннан армиядә хезмәт итеп кайткан гармунчы абыем белән Алабуга училищесына укырга кереп кайттык. Анда декабрьгә кадәр укыгач, концерттан соң абыйга, «Нишләп бу бала монда вакытын әрәм итеп йөри?» – дигәннәр. Шуннан соң абый җитәкләп диярлек музыка училищесына алып китте. Казан тормышым шулай башланды.

– Бөтен җырлар арасыннан ни өчен нәкъ менә «Алтын балык» халык күңелендә истә калды икән?

– Композитор Рәшит Абдуллин белән иҗатташ дуслар идек, ул миңа бик күп җырлар язды. Ә «Алтын балык»ны яздыргач: «Бу җырга күпләр алынып карады, җиренә җиткереп җырлаучы бер син булдың», – диде. Мөгаен көй – сүзгә (Роберт Миңнуллин сүзләре), җыр башкаручыга туры килгәндер.

– Композитор буларак шактый җырлар авторы да бит әле сез. Чын мәгънәсендә профессиональ җырларга кытлык дигәнне еш ишетергә туры килә, моның сәбәбе нәрсәдә?

– Композитор ул – бик зур сүз. Джаз әсәрләре күп түгел бит, шуңа алынган эш инде ул. Хәер, болай дип әйтү дөрес үк түгел. Җырны аны беркайчан да көчәнеп язып булмый. Өстән килсә, язасың, илһам булмаса, язмыйсың гына. Әле менә өстәлемдә Риф Гатауллин төзегән үзешчән композиторлар антологиясе ята. Анда Ганс Сәйфуллин, Марс Макаров, Илһам Шакиров, Гали Ильясов, Зиннур Гобәйдуллин, Сәяр Хәбибуллин җырлары кергән... Хәзерге үзешчәннәрне боларның янәшәсенә дә куеп булмый бит. Җыр сәнгатенең түбән дәрәҗәсе өчен күңел әрни.

Бер сүз белән

– Иртәгез нәрсәдән башлана?

– Гимнастикадан.

– Музыка ул – ...

...яшәешем.

– Музыкантның төп сыйфаты?

– Тырышлык.

– Кешедәге иң төп сыйфат?

– Табигыйлек.

Иң начар сыйфат?

– Ясалмалык.

Санлы иҗат

Лидия Әхмәтова 17 нче октябрьдә туган. Иҗатына 35 ел. Композитор буларак 50 дән артык җыр иҗат иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татар эстрадасы автор эстрада

Көн хәбәре