Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиевада яман шеш тапканнарын язган идек. Җырчы Казан хастаханәсендә тикшенерүләр узганнан соң, Санкт-Петербургка барып операция ясатты. Шушы көннәрдә Лилия Казанга кайтты.
– Калкансыман биздәге шешләрне ике яктан да кисеп ташладылар. Хәзер инде гистология нәтиҗәләрен көтәм. Ничәнче стадия диярләр инде. Бер дә өметсезлеккә бирелмим, күңелемдә яхшы уйлар гына. Күрәчәгем инде бу. Гомеремдә дә миндә шушы чир булыр дип уйламаган идем, – ди Лилия. – Өйдә бик рәхәт. Гаиләм, дусларым, якыннарым каршы алдылар. Балаларым бик сагынган, кечеләре янымнан да китмиләр. Үземнең инде нидер эшлисе килә. Операциягә кадәр курку бар иде. Хәзер инде күңелемдә ниндидер җиңеллек. Аллаһка тапшырган. Авырып киткәннән соң, бөтен кеше хәлемне сорый. Шалтыратучылар да, смс язучылар да күп. Тамашачыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Яратасыз икән үземне. Сезнең ярдәм белән мин бу чирне дә җиңәчәкмен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез