Газетада чыккан язмаларымны карап утырганда, мәчеләр турында күп язганыма аптырадым. Иң гаҗәбе, барысы да нигәдер шифаханәдә язылган. Күңелдә гел мәче кайгысы гына булды микәнни? Куен дәфтәремә хәтта шифаханә бинасы стенасына язылган бер игъланны да күчереп язганмын. «Кормить кошек и собак строго запрещается. Спасибо за понимание. Администрация». Без, поймем, бәлки, ә этләр, мәчеләр моны аңлармы? Дөрес, шифаханәләрдә этләр күп түгел, ә менә мәчеләр өер-өер йөри. Ял итәргә килгәннәрне ашханә ишегенә хәтле озатып баралар, чыкканнарны каршы алалар. Адәм акыллары бар инде үзләрендә. Ашарга биргәннәргә рәхмәт әйтеп, койрык болгыйлар. Бирмәгәннәргә үпкәләп карап торалар да «мияу» дип китеп баралар. Аларның «мияу»ларын мин сүгенү сүзе дип кабул итәм.
Кызык инде, әйеме, менә без мәчене дә, этне дә кешенең дусты дип саныйбыз. Икесе дә безнең дус булгач, нигә алар бер-берсен дошман күрәләр, эт белән мәче шикелле яшиләр икән? Бу турыда дусларга да сүз каттым һәм алар да аптырашта. Берсе: «Мәче эттән акыллырак, шуңа күрә эт аннан көнләшә, дошман күрәдер», – диде. Белмим инде, белмим... Эт белән мәченең акыл дәрәҗәсен ничек билгелисең, алардан нинди фән буенча имтихан аласың...
Шулай юк-бар белән дигәндәй баш катырып утырганда дустым, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәткә шалтыраттым. Мәчеләр турында сөйләшеп киттек. Без бит инде – авыл малайлары. «Авылда мәчесез йорт булмый, ә менә һәркем эт асрамый», – дип сүз башладык та, Әсхәт: «Ә син мәчеләрнең кешегә диагноз куя алуын беләсеңме?» – диде.
Аның әйтүенчә, хезмәттәше, шулай ук Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов мәче асрый икән. Эштән арып-талып өйгә кайткач, бераз ял итәргә дип диванга яткач, мәчесе моның өстенә менә дә йөрәгенә массаж ясый башлый икән. Авырткан җирне ничек таба диген, шаккатарсың, билләһи. Бер хезмәттәшем дә сөйләп шаккатырды әле. Эштән кайтканда моның мәчесе капка астыннан атылып чыгып, машинага таба йөгерә башлый икән. Машина белән тигезләшкәч, яныннан йөгерә-йөгерә кире өйгә кереп китә икән. «Безнең машина тавышын башкаларныкыннан ничек аера икән ул?» – дип гаҗәпләнә хезмәттәшем. Гаҗәпләнмәслекмени, урам тулы тыз-быз йөргән машина арасыннан хуҗаныкын тавышыннан танып кара әле син!
Ни дисәң дә, мәче – мәче инде ул. Хәтерлим, авылда ялгыз әбиләр өчен иптәш, хәтта фикердәш кебек иде мәче. Бер-берсен сүз белән дә, сүзсез дә аңлыйлар иде. Ялгыз карчыкларның песи белән сөйләшеп йөргәннәре бүген дә хәтердә.
Цирк артисты, мәчеләр белән төрле тамашалар куючы Юрий Куклачевны хәтерлисездер. Элегрәк телевизордан еш күрсәтәләр иде аны. Ул бит – бөтен дөньясында «Мәчеләр театры» оештырган артист. Мәскәү мэриясе аңа ниндидер театр бинасын да биргән иде. Хәтерем ялгышмаса, заманында театрда 120 мәче-артист штатта торган. Бу хәтле кешене, әй мәчене ашатып-тәрбияләп тотарга, артистлыкка өйрәтергә дә кирәк бит әле. Мин Әсхәт Хисмәттән атаклы Камал театрында ничә артист барлыгын сораган идем. Куклачев артистлары санының яртысы тирәсе икән. Шунысын да әйтик, мәчеләр театры да дәүләт театры статусын алды һәм бөтен дөньяга танылды. Балаларны, яшь буынны тәрбияләүдә нинди зур эш башкарды.
Мәчеләр турында бүтән язмам дигән идем, уйлар күңелгә үзләреннән-үзләре килә торды. Күпсенмәгез инде, яме! Ә менә кешенең җан дуслары саналган эт белән мәченең ни өчен дус яши алмавы турында укучы фикере безгә кызык булыр иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез