«2025-2026 уку елы башына педагогик хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2 меңнән артык кеше тәшкил итте. Ләкин бер генә мәктәп тә укытучысыз калмады. Педагоглар кытлыгы проблемасын өлешчә хәл итәбез. Эшкә педагогик белгечлекләр буенча белем алучы өлкән курс студентларын җәлеп ителә», – дип сөйләде ул.
Министр сүзләренә караганда, педагогларга ихтыяҗ Казанда һәм Чаллыда, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында зур.
«Әлбәттә, без мәктәпләргә мөмкин кадәр күбрәк яшь укытучылар килүен телибез. Әмма әлегә безнең мәктәпләрдә 35 яшькә кадәрге укытучылар 24 процент кына», - дип ассызыклады ул.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, яшь укытучылар беренче өч ел эшләү дәверендә ай саен 10 мең сум өстәмә ала. «Элек ул 1,1 мең сумнан аз гына артыграк иде, аннары – 2,5 мең сум, әмма ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2025 елның 1 сентябреннән 10 мең сумга кадәр артты. Һәм 3 меңнән артык яшь укытучы бу өстәмәне ала. Бу эш өчен мораль һәм матди бүләк», - дип белдерде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез