Сәяси лидерлар яшерергә тырышса да, глобаль кризис инде дөнья буйлап атлый. Франциядән тыш, Европаның башка илләрендә – Италиядә, Испаниядә, Бельгиядә, Албаниядә һәм башка мәмләкәтләрдә бәяләр күтәрелү уңаеннан халык ярсуы ташкын булып урамнарга чыгуын дәвам итә. Массаларның ачуын аңлап була: ягулык бәяләре күтәрелеп кенә калмый, дефицит якадан тота. Франциянең кайбер төбәкләрендә ягулык салу станцияләренең 25–50 проценты нинди дә булса бер төр ягулыкның җитмәвеннән интегә. 600 АЗС бөтенләй ягулык сатмый.
Франция Президенты Макрон ягулык эзләп Фарсы култыгы илләренә өч көнлек сәяхәткә китте. Кувәйт әмире белән очрашты, бу юллар газетада чыкканчы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бәһрәйн һәм Катарда булырга җыена. Аның белән бергә TotalEnergies һәм Engie компанияләре генераль директорлары да ияреп йөри. Елисей сараенда (Президент резиденциясе) турненың максаты «француз халкы өчен өстәмә һәм зур күләмдә ягулык табу һәм китертү» икәнен әйтәләр.
Макронга бензин бирерләрме, бирсәләр җитәрлек күләмдәме, әлегә мәгълүм түгел. Якын Көнчыгышта Трамп башлап җибәргән матавык төгәлләнмәде. АКШтан төбәккә көн саен өстәмә хәрби көчләр һәм корал озатыла. Арадаш сайлаулар үткәннән соң, Ак йорт харизматигы сугышны яңа югарылыкта башлап җибәрергә ниятли. АКШның сугыш министры Пит Хегсет дүшәмбе көнне яшерен визит белән Израильдә булды. Гыйбри чыганаклары бу визит турында: «Очрашу аеруча озак дәвам итте һәм Израиль белән АКШ арасында Иранга каршы сугышны яңадан башлау мөмкинлеге турында фикер алышулар барган чорга туры килде. Очрашудан соң Нетаньяху, алдан планлаштырылган булуга карамастан, «Бейтар Иерушалаим» футбол командасы матчын карарга бармады. Премьер-министр канцеляриясе аңлатма бирүдән баш тартты», – дип яза. Сиончылар белән аларның ялчысы хәленә төшкән Трамп командасы сугыш утын яңадан үрләтсә, Макрон сәфәре Францияне мотор ягулыгы белән тәэмин итү максатына ирешмәскә мөмкин.
Трамп чиновниклары сугышка әзерләнгәндә, Ак йортта җәнҗал купты. Трампның киңәшчесе Алина Хабба икенче бер киңәшче Рик Гренеллны 2025 елда ул җитәкләгән Кеннеди үзәгенә бирелгән зур күләмдәге иганә акчасын урлауда гаепләде. Гренелл исә, үз чиратында, Хаббаны ялган сөйләүдә һәм ялган документлар ясауда гаепли. Аның раславынча, бернинди иганә дә булмаган, ә тәкъдим ителгән документлар ялган. Җәнҗалның нечкәлекләрен сөйләргә урын аз. Бер нәрсәне генә искәртик: җеп очы Венесуэладан талап алган нефть акчасына барып тоташа.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез