Газетага язылу

МАКС мессенджерын кулланучылар «Үлемсез полк» акциясенә онлайн кушыла алачак

МАКС мессенджерын кулланучылар «Үлемсез полк» акциясендә онлайн катнаша алачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Виртуаль йөрештә катнашу өчен гаризаларны 6 майга кадәр кушымтадагы махсус чат-бот аша җибәрергә кирәк.

Моның өчен «Үлемсез полк онлайн» чат-ботына керергә, «Башларга» һәм «Катнашырга» төймәләренә басарга, федераль округны сайларга, геройның фотографиясен җибәрергә, аның исемен күрсәтергә һәм хәрби юлы турында язарга кирәк.

Моннан тыш, мессенджерда Җиңү көне уңаеннан өстәмә сервислар эшли. Мәсәлән, кулланучылар «Открыткалар конструкторы»ннан файдалана ала.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан Җиңү көненә багышланган анимацияле тематик стикерлар җыелмасы да әзерләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре