Мал тоту файдалымы? Печән вакыты җиткәндә, икмәк, сөт бәяләре уйнап торганда авыл кешесе әнә шул сорауга җавап эзли. Терлекне бетереп, итне – авылдашлардан, сөтне кибеттән алу гадәти хәл бүген салада. Әмма бу шөгылен ташламыйча, Ходай бирмеш һәр көнен малкайларның хәлен белешүдән башлаучылар да җитәрлек әле. Бүгенге сәхифәдә ике якның фикерен сораштык.
ФАИЛ МӨХЕТДИНОВ
Танышу
Арча районының Наласа авылында гомер итәбез. Хатыным Гөлнара белән ике бала тәрбияләп үстерәбез.
Күпме терлек тотасыз?
2009–2013 елларда Казанда яшәдек. Кызыбыз тугач, авылга кайттык. Әле аннан соң да 5 ел башкалага йөреп эшләдем. 2017 елда авылга механизатор булып эшләргә кайттым. Ике сыерны бишкә тутырып, лапас җиткердек. Шуннан соң ныклап торып мал асрый башладым. Хәзерге вакытта барлыгы 20 баш эре мөгезле терлегебез бар, шуларның сигезе – сыер.
Мал асрау файда китерәме?
Авыл хуҗалыгында эшләп, күп мал тотсаң, файдасы бар. Мин хуҗалыкта эшләгәч, инвестор премия хисабыннан азыгын да, печәнен дә бирә. Әгәр инде барысын да сатып алуга гына калса һәм 1–2 генә сыер асрап, акчалата керем кертеп булмый, әлбәттә. Табышы, булган очракта да, аз. Без сөт һәм ит сатабыз. Соңгы айда, кызганыч, сөт бәясе төште. Апрельнең икенче яртысы өчен литрына 31 сумнан түләделәр, гыйнварда 40 сум 50 тиен иде. Менә шунысы гына эчне пошыра. Айлык табыш, Аллаһка шөкер, зарланып булмый. Тормыш алып барырга, балалар үстерергә, елга бер тапкыр чит илдә ял итәргә җитә.
Бер еллык чыгымнарын исәпләп караганыгыз бармы?
Төгәл утырып санаганыбыз юк, тик чамалап исәпләп торабыз. Табышы кеременә караганда зуррак. Авыл хуҗалыгында эшләгән очракта, керемнең якынча 30 проценты терлек азыгы, витаминнар алуга, абзарларны яңартуга, төзелешкә һәм башка чыгымнарга китә. Ә башка очракта чыгымнар керемнең яртысын алып тора.
Мал асрауның авырлыгы нидә?
Кул хезмәте таләп итә, сәламәтлекнең яхшы булуы кирәк. Көне-көне белән бик арытса да, саулыкка зарланасы килми. Мин үзем иртәнге сәгать 3.30 да торып, кичке 10 да йокларга ятам. Аннан соң мал үзенә беркетеп куя, анысы бар. Тик ярдәм итүчеләр булганда, ял итүнең дә җаен табарга мөмкин. Безнең очракта терлекләрне әни алып калды. Шуңа күрә әлегә терлекләрне бетерү турында уйлаганыбыз юк.
Мал асраучыларга киңәшләрегез нинди?
Хәзер мессенджерларда мал тотучыларга киңәшләр бирешә торган төркемнәр бар. Аларда бик тәҗрибәле, төпле фикерле мал табиблары киңәш бирә. Мин, мәсәлән, аларның файдасын бик күрәм. Терлекләргә витаминнар, дарулар бирергә, профилактика чараларын кулланырга тырышабыз. Башкаларга да шулай киңәшеп эшләргә генә киңәш итә алам. Ә болай һәркем үзенчә тәрбияли инде малларны.
ГӨЛФИНӘ ХУҖАӘХМӘТОВА
Танышу
Саба районының Олыяз авылында гомер итәбез. Ирем Искәндәр белән 4 малай тәрбияләп үстерәбез.
Күпме терлек тоттыгыз?
Без гел авылда яшәдек. Ирем белән элемтә техникумында танышкан идек. Икебез бер үк елны тәмамладык та гаилә кордык. Шул елда сыерлар алдык. 11 ел дәвамында 8–9 сыер тоттык. Быел гыйнвар аенда малларны бетерергә дигән карарга килдек. Сарыклар, үгезләр дә бар иде. Бүген сарыкларны үрчетәбез, алардан керем алабыз.
Сыерларыгызны ни өчен бетердегез?
Мал асрау бик күп көч һәм сәламәтлек таләп итә. Без бик тырышып эшләдек. Беренче елларда сөтне тапшырдык кына. Аннары аның бәясе төште. Безгә ярдәмгә сепарат килде. 8–9 ел һәрдаим көндәлек сөтне сепараттан аертып, эшкәртеп бардык. Көндәлек продукцияне (сөт, каймак, эремчек, корт) Саба һәм Шәмәрдән кибетләрендә саттык. Заказ бирүчеләр булганда, Казанга да алып бара идек. Баштарак авыр иде, тик соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда савып алынган сөткә (табигый ризыкка) ихтыяҗ артты. Чөнки халык табигый ризыкларга өстенлек бирә башлады. Ләкин шуңа да карамастан, без бу эштән туктап, сыерларны бетердек, чөнки бик нык арыдык. Көн саен сыер савып, шуның кадәр продукция эшкәртеп сату бик нык алҗытты.
Бер еллык чыгымнарны исәпләп караганыгыз бар идеме?
Терлек асрауның керемнәре булса да, чыгымнары да күп. Кыш көннәрендә көнгә 2000 сумлык азык бирә идек. Җәй көне көтүлектә булгач, чыгымнар бераз азрак була торган иде. Болар өстенә даими рәвештә витаминнар, минераллар биреп торасы, чөнки аларның да организмнары арый, туза. Файда алып булмый, дип әйтмәс идем. Әмма бик тырышырга, көне-төне бер ялсыз көч түгәргә кирәк. Сөтне бары тик тапшырган кешенең табышы калмыйдыр да, ә эшкәртеп сатканда азмы-күпме керем керә. Эшләгән акчаның якынча яртысы азык алуга китеп бара.
Мал асрауның авырлыгы нидә?
Мал асрауның иң зур кыенлыгы: җитештергән продукциянең бәясе гел уйный. Һәм ул чагыштырмача арзан. Табыш алу ягыннан карасак, сөт җыючыга тапшыруга караганда, эшкәртеп сату отышлырак. Кешеләр литрын 60 сумнан алып китсә (3 литрын 200 сумга да сатучылар бар), җыючыга 42 сумнан тапшыралар. Миңа калса, биш сыердан да ким тотмаска кирәк. Аннан да ким тотсаң, бернинди табышка да өметләнеп булмый. Берәрсе тукталып, сөт бирми торган вакытында чыгымнарны да капларлык булсын. Киресенчә, гел зыянга булачак.
Мал асраучыларга киңәшләрегез нинди?
Бик авыр һәм җаваплы хезмәт! Мал асраучыларга чын күңелдән Аллаһ ярдәмен бирсен, дип телим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез