Мамадыш егетенә ярдәм кирәк!

Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче, Казан энергетика университетының 3 курсында укыган Илшат инде бер елдан артык егет бот сөягендәге яман шеш белән көрәшә.

Кинәт кенә сәламәтлегендә тайпылышлар күренә, йөри алмый башлый ул.
20 яшьлек егет бер мизгелдә I группа инвалидка әйләнә. Бармаган җирләре калмый аларның. Мәскәү табиблары чирнең бик озакка сузыласын, дәвалаган очракта да ярдәмнәре тимәсен яшерми. Аптыраган Хәмизуллиннар шәхси клиникага мөрәҗәгать итә. Ә алар егеткә өмет бирә. Әмма анда дәвалану өчен зур акчалар кирәк. Шөкер, күп химия терапияләре алган Илшат бирешми – әлегә укуыннан ял алып торса да, киләчәктә яңадан университетка барып укып бетерәсенә ышана.

– Бик тә тереләсем, элеккеге хәлемә кайтасым килә. Авыруым ачыклангач бик күп кешеләр ярдәм кулы сузды. Әле дә булышып торалар. Әмма дәвалану өчен көн дә акча кирәк. Тиздән тагын химия курслары алачакмын. Тизрәк чирне онытып, туган ягыма кайтасым килә, – ди егет.

Илшат Наил улы Хәмизуллинга ярдәм итәргә теләүчеләр
2202 2050 2340 9813 номерлы Саклык һәм 5536 9141 4715 3484 номерлы Т-банк карталарына акча күчерә ала. Карталар +7 953 488-91-57 телефон номерывна беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре