Газетага язылу

Мамадыш районының авыллары буенча мошеннниклар йөргән

Шушы көннәрдә Түбән Яке авылында ике ир- ат урын җир комплектлары сатабыз дип ялгыз яшәүче өлкәннәргә кереп йөргәннәр.

- Аптырап киттем. Икесе дә тәбәнәк алар. Ишек шакыйлар. Ачмыйча гына сөйләштем. Иремне сорыйлар. Улыгыз бармы диләр. Юньле кешеләр түгелен аңлап алдым. 30 сумга берәү дә урын- җир комплекты сатмый бит инде, - ди шушы авылда яшәүче Мөсәвәрә Дәүләтшина.

Әлеге ир-атлар авыл читендәрәк яшәүчеләрнең ишекләрен каккан. Товарларын иснәп, тотып карарга кушулары халыкны сискәндергән. Уяу булулары аркасында берәү дә алданмаган. Сез дә сак булыгыз!

Гөлгенә Шиһапова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре