Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Өммениса Һадиева 107 яшен тутырып 5 көн узгач, вафат булган. Бу хакта аның кызы Сәрия Мөхәммәтшина хәбәр итте. Узган ел аларның гаиләләренә коронавирус белән көрәшергә туры килә. Әбекәй авыруны җиңә ала, ә менә олы кызы Асия шушы авырудан вафат була. Сәрия апага да бик озак хастаханәдә дәваланырга туры килә.
Өммениса әби шушы яшенә кадәр бер дә авырып кармаган. Гомерендә бер тапкыр шифаханәдә булган: Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы хезмәте өчен бүләкләгәннәр. Башка ял күрмәгән. Коронавирустан соң бераз сәламәтлеге какшап китә аның. Әле тернәкләнер өчен табиб язып биргән даруны да эчмичә тилмертә. Инде менә матур язларга чыккач, кызын, кияүләрен, оныкларын калдырып күзләрен мәңгелеккә йома.
 Урының оҗмахта булсын, Өммениса әбекәй!
 Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез