Бу шимбәдә республика күләмендә керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау узачак. Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов бәйрәмгә 49 фольклор ансамбле теркәлгәнен әйтә.
- Питрауны керәшен ансамбльләренә йөрүчеләр ел буе көтеп тора. Быел теркәлгән 49 коллективның 4 се Россия төбәкләреннән, калганы Татарстанныкы. Районнарда керәшен ансамбльләре бик күп. Алар безгә килүне чират буенча көтә, - диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез