Мамадышта сыер асраучыларга саву аппараты бүләк итәләр

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин 155 ярдәмчел хуҗалыкта биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары бүләк иткән.

– Киләчәктә мал санын да тагын күбәйтеп, алга таба да тырышып эшләвегезне телим. Үзем дә авыл малае бит мин. Күп итеп хайваннар тоттык. Кул хезмәтенең нәрсә икәнен яхшы беләм. Әлеге саву аппаратлары эшегезне беразга гына булса да җиңеләйтсен, - дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда "Хезмәт кешесе" төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре